+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
23 март 2022, 16:17

Яшьләрне белем баскычлары көтә!

Бу - өлкән сыйныф укучылары өчен шәхесне һәрьяклап үстерүгә юнәлтелгән интеллектуаль-спорт ярышлары

Яшьләрне белем баскычлары көтә!Яшьләрне белем баскычлары көтә!
Яшьләрне белем баскычлары көтә!

Гаризалар 20 апрельгә кадәр кабул ителә. Катнашу өчен «Белем» Русия җәмгыяте сайтында теркәлү узарга кирәк: igry.znanierussia.ru ул ярышлар расписаниесенә һәм рейтинг таблицасына керү мөмкинлеген ача. Уеннарның төбәк этабы 2 апрельдә башлана һәм Русиянең һәр төбәгендә узачак.

Балалар апрель буе ярышачак. Анда 9-11нче сыйныф укучылары катнаша ала.

«Белем» Русия җәмгыяте уеннары программасы алты тематик тректан тора: белем, фән һәм технологияләр, мәдәният һәм сәнгать, социаль җаваплылык, тарих, спорт.

Балалар интеллектуаль викториналарда, иҗади публикацияләр конкурсында, социаль челтәрләрдә, социаль проектлар конкурсында, киберспорт турнирларында катнашачак һәм хәтта волонтерлык акцияләренә дә кушылачаклар.

"Шәхес формалаштыруның иң мөһим аспектларының берсе - аның һәрьяклы үсеше, эрудиция дә, эмоциональ интеллекты да, физик әзерлеге дә. «Белем» Русия җәмгыяте балаларга даими рәвештә үсәргә һәм укырга ярдәм итә, аларны яңа белемнәр һәм яхшы эшләр эзләргә этәрә", – дип ассызыклады Русия «Белем» җәмгыяте генеральный директоры Максим Древаль.
Шәхси һәм команда ярышларында катнашып, катнашучыларга шәхси исәптә баллар тупларга туры киләчәк.

 

Иң күп балл җыйган һәр төбәктән иң яхшы алты катнашучы җыелма командага берләшәчәк һәм финал ярышларына Мәскәүгә чакырылачак.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас