Башкортстан командасы составына иң яхшы 5 укучы - республика олимпиадасында җиңүче һәм призёрлар керде.
Биремнәр катлаулы иде, алар төрлечә фикер йөртүне һәм уйлап табучанлыкны таләп итте, әмма безнекеләр аларны уңышлы башкарып чыкты!
Анда Вадим Харисов абсолют җиңүче булды. Олимпиаданың призерлары дип Ксения Федотова һәм Александр Зиновьев танылды. Алар барысы да 9нчы сыйныфта укый һәм иң яхшылары булды.
9нчы сыйныф укучылары Глеб Микрюков һәм Данил Моталлаповка призёр булу өчен чак кына балл җитмәде. Ләкин аларның әле барысы да алда! Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, олимпиада нәтиҗәләре буенча Вадим Харисов Русия командасының химия буенча Бөтендөнья олимпиадасына уку-күнекмә җыеннарына чакырылды.
Фото: "Башинформ"