+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
25 март 2022, 17:35

Безнең укытучы Казанда җиңү яулады!

Уфа районы Михайловка мәктәбеннән Динара Харисова Русиянең иң яхшы татар теле укытучысы дип табылды.

Безнең укытучы Казанда җиңү яулады!Безнең укытучы Казанда җиңү яулады!
Безнең укытучы Казанда җиңү яулады!
Шушы көннәрдә Казанда “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” Бөтенрусия конкурсы узды. Бәйгедә безнең республиканың данын Уфа районының Михайловка мәктәбе укытучысы Динара Харисова яклады. Динара Радик кызы “Башкортстанның ел укытучысы-2021” республика конкурсында иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы исемен яулаган иде.

Республикада җиңү яулаган мөгаллимә “Кызыл таң” кунагы булды, үзенең эш тәҗрибәсе, уй-хисләре белән бүлеште. “Эш башлаганмын икән, димәк, нәтиҗәсе булырга тиеш. Бәйгедә катнашып, укытучы һөнәрен дөрес сайлаганыма тагын бер кат инандым”, — дигән иде ул вакытта талантлы педагог. Казанга да нәкъ менә шундый уй-максатлар белән юлланган укытучыбыз республикага янә җиңү китерде. Әйтергә кирәк, Башкортстан укытучылары мәртәбәле бәйгеләрдә ел саен яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, алдынгы урыннар яулап кайта.

Быел бәйгенең финал этабына Русиядән һәм Татарстаннан унбер туган тел һәм әдәбият укытучысы узган. Русия төбәкләреннән беренче урынга Башкортстаннан Динара Харисова лаек булса, икенче-өченче урыннарны Төмән өлкәсе, Чувашстан Республикасы педагоглары бүлешкән.

— Мин бу бәйгегә җитди әзерләнеп бардым. Башкортстаныбызга мәртәбәле бәйгедән җиңү китерүем белән горурланам. Зур ышаныч белән мине конкурска җибәргәннәре өчен рәхмәтлемен, — дип зур шатлыгы белән бүлешә Динара Радик кызы.

“Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” Бөтенрусия бәйгесе 2016 елдан бирле үткәрелә. Бәйгедә Татарстан һәм Русия төбәкләреннән алдынгы татар теле укытучылары катнаша. Конкурсны Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы оештыра.

Динара Радик кызын зур җиңүе белән котлыйбыз, сәламәтлек, гаилә бәхете, хезмәт уңышлары телибез!

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас