

Катнашу өчен тәҗрибәсе күпме булуына карамастан, һәр теләүче сыйныф җитәкчесе гариза бирә ала. Форумда катнашучыларны сайлап алу өч этаптан торачак:
педагогика нигезләре буенча онлайн-тест,
сыйныф җитәкчелеге тематикасы буенча гамәли мәсьәләләрне онлайн-башкару,
катнашучының форумда катнашу мотивациясен нигезләгән видеовизиткасы.
Моның өчен махсус ВКонтакте vk.com/app8088836 мини-кушымтасы эшләнде. Укытучыларга анкетаны тутырырга һәм катнашучы буларак теркәлергә кирәк. Шулай ук vk.com/vfkr_ru төркемендәге яңалыкларны күзәтеп барыгыз.
Форумның ни өчен кирәклеге һәм анда катнашучыларга нәрсә бирәчәге турында Уфа шәһәренең 95нче Мәгариф үзәгенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, сыйныф җитәкчеләренең беренче Бөтенрусия форумында катнашучы Фидан Гафаров сөйли.
Фото: sovdebc.ru