+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
25 март 2022, 14:30

Укучылар авыл хуҗалыгы белән якыннан таныша

Башкортстанда “Мәктәп – ВУЗ – Предприятие – Авыл хуҗалыгы министрлыгы - Мәгариф һәм фән министрлыгы” системасында бердәм белем бирү мохите оештырылачак.

Укучылар авыл хуҗалыгы белән якыннан танышаУкучылар авыл хуҗалыгы белән якыннан таныша
Укучылар авыл хуҗалыгы белән якыннан таныша
24 мартта ВДНХ-ЭКСПО күргәзмә комплексы мәйданчыгында, “АгроКомплекс” 32нче халыкара күргәзмәсе кысаларында җиде килешүгә кул куелды.
— Килешүләрдә республиканың агросәнәгать комплексы оешмалары өчен өстенлекле һәм кирек булган һөнәрләр һәм белгечлекләр буенча квалификацияле кадрлар әзерләү, аграр юнәлеш буенча бердәм мәгариф мохите булдыру каралган, — дип белдерде мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин.

Бүген Башкортстанда 32 агрокласс булдырылган, аларда 600дән артык бала укый. Укучылар өчен дәресләрдә республиканың алдынгы агросәнәгать предприятиеләренә экскурсияләр үткәрәләр, укучылар фәнни учреждениеләрнең тәҗрибә басуларына баралар, галимнәр белән очрашалар.

— Үзара хезмәттәшлек мәгариф учреждениеләренә финанс ягыннан яки спонсорлык ярдәме күрсәтүне, аграр университет галимнәре җитәкчелегендә мәктәп укучыларының фәнни тикшеренүләрен үткәрү өчен лаборатория базасы булган махсус сыйныфлар булдыруны күздә тота. Башка мәктәпләр буенча да тиешле эш алып барыла. Әгәр бу сынау проекты уңышлы гамәлгә ашырылса, киләсе уку елында аңа "Агрокласслар" кысаларында башка белем бирү учреждениеләре дә кертеләчәк", — диде БашДАУ агротехнологияләр һәм урман хуҗалыгы факультеты деканы Илгиз Асылбаев.

Мәгариф һәм фән, Авыл хуҗалыгы министрлыклары, Башкорт дәүләт аграр университеты, Авыргазы күппрофильле, Бәләбәй механикалаштыру һәм электрлаштыру, Стәрлетамак тармакара колледжлары, Стәрлетамак районының Советлар Союзы Герое П. А. Ушаков исемендәге Николаевка, Кырмыскалы районының Кабак, Зианчура районының Абзан урта мәктәпләре, «Северная нива Башкирия», «Кировец Уфа», Калинин исемендәге аграр предприятие, «Дружба», «Ашкадар авыл хуҗалыгы предприятиесе», «Артемида», «А7 АГРО – РБ» оешмалары арасында килешүләргә кул куелды.

 
 
Фото: pravitelstvorb.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас