+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
26 март 2022, 15:30

Уфа машиналар төзелеше көллияте грант алачак

Башкортстан «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында конкурс сайлап алуында җиңүче булды.

Уфа машиналар төзелеше көллияте грант алачакУфа машиналар төзелеше көллияте грант алачак
Уфа машиналар төзелеше көллияте грант алачак

«Профессионалитет» федераль проекты кысаларында белем бирү-җитештерү үзәкләрен (кластерларны) үстерү өчен грантлар бирүгә конкурс сайлап алуы тәмамланды. Грантны Уфа машиналар төзелеше көллияте алачак, аның базасында «Машина төзелеше» тармагы буенча кластер оештырыла.

- «Профессионалитет» федераль проекты яңа программалар кертергә, белем бирү-җитештерү кластерларын эшләтеп җибәрергә ярдәм итәчәк, - дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин. – Аның нигезендә булачак белгечләр әзерләү, укытучылар составының квалификациясен күтәрү, белем бирү программаларын һәм уку планнарын яңадан карау өчен сәнәгать предприятиеләре һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре партнерлыгы ята.

Апрель аеннан «Профессионалитет» проектында катнашучы көллиятләргә кабул итү кампаниясе башлана, аның кысаларында 16 апрельдә булачак абитуриентлар өчен бердәм "Ачык ишекләр көне" оештырылачак. Әлеге проектны тормышка ашыру кысаларында көллиятнең заманча инфраструктурасы, укыту программаларын "ОДК-УМПО" җәмгычте соравы буенча үзгәртеп кору булдырылачак.

Проектның төп максаты - алган һөнәре һәм белгечлеге буенча чыгарылыш сыйныф укучыларын эшкә урнаштыруның 100 процентына ирешү. Конкурста катнашуга Русия Федерациясенең 54 субъектыннан түбәндәге юнәлешләр буенча 100 гариза тәкъдим ителгән булган: атом сәнәгате, тимер юл транспорты, металлургия, җиңел сәнәгать, химия, фармацевтика, тау эшкәртү тармаклары, авиа- һәм суднолар төзелеше, урманчылык, нефть-газ һәм IT-тармаклар.

Фото: sanktpeterburg.bezformata.com

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас