

27 март мәгълүматларына караганда, балалар һәм олылар арасында эчәк инфекциясенең яңа очраклары юк. Медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән балаларның хәле җиңел һәм уртача, алар медицина хезмәткәрләре күзәтүе астында.
Эпидемиологик тикшерүнең беренчел мәгълүматлары буенча, авыруның сәбәбе норовирус инфекциясе булган.
Мәктәп эшчәнлеге 24 марттан туктатылган, административ эш материаллары эшчәнлекне туктатып тору турындагы мәсьәләне карау өчен Стәрлебаш районара судына җибәрелгән.
Бу мәктәпкә җибәрелә торган ярымфабрикатлар җитештерү эшчәнлеге шулай ук туктатылган. Бөтен продукция сатудан алынган.
Эпидемиологик тикшерү дәвам итә.
Исегезгә төшерәбез, 23 мартта мәгариф оешмасы ашханәсендә тукланган балалар эчәк инфекциясе симптомнары белән дәвалау учреждениесенә мөрәҗәгать иткән. Нәтиҗәдә, ике баланы дәваханәгә салганнар, ә 60 баланы, медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң, өйләренә озатканнар — аларның сәламәтлеге канәгатьләнерлек һәм тотрыклы дип бәяләнгән.