15 марттан 29 апрельгә кадәр Башкортстанда өстәмә белем бирү хезмәткәрләренең “Йөрәгемне балаларга бирәм-2022” Бөтенрусия һөнәри осталык конкурсының республика этабы уза.
“Йөрәгемне балаларга бирәм” конкурсы өстәмә белем бирү педагогларының өзлексез һөнәри, иҗади һәм карьера үсешен тәэмин итә торган нәтиҗәле шартлар тудыру максатыннан үткәрелә.
Конкурс читтән торып һәм көндезге этапта үткәрелә. Бәйгедә республиканың 46 муниципалитетыннан 93 өстәмә белем бирү педагогы 8 номинациядә катнаша. Болар — “табигый-фәнни, социаль-гуманитар, туристлык-туган якны өйрәнү, техник, физкультура-спорт, сәнгать юнәлешендәге өстәмә белем бирү педагогы”, “өстәмә белем бирүдә һөнәри дебют”, “мөмкинлекләре чикле балалар белән эшләүче өстәмә белем бирү педагогы” номинацияләре.
Конкурсның икенче этабы 5-15 апрельдә узачак, анда конкурс материалларына эксперт бәя бирү нәтиҗәләре буенча чараның финалчылары билгеләнәчәк.
Конкурсның йомгаклау этабы 27-29 апрельдә Уфа шәһәренең конкурс мәйданчыкларында узачак. Югары квалификацияле жюри әгъзалары һәр номинациядә җиңүчеләрне һәм призерларны, шулай ук абсолют җиңүчене билгеләячәк.
Фото: education.bashkortostan.ru