Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Рөстәм Ишмөхәммәтов республика парламенты депутатлары премьер-министр Андрей Назаров һәм Хөкүмәт әгъзалары белән очрашуда балалар ял һәм сәләмәтләндерү лагерьларын күппрофильле гаилә ялы үзәкләренә үзгәртергә тәкъдим итте.
“Безнең республикада балалар лагерьлары челтәре шактый киң. Шуны аңларга кирәк, бу безнең эчке туристик инфраструктураның мөһим өлеше, ул безгә Совет чорыннан ук мирас булып калган. Балалар лагерьларына яңача карарга, аларны заманча шартларны һәм гражданнарыбызның ихтыяҗларын исәпкә алып үзгәртергә кирәк. Күп кенә лагерьлар модернизацияләүгә, капиталь ремонтка, комфортны һәм ял хәвефсезлеген арттыруга мохтаҗ. Моннан тыш, алар базасында әти-әниләрнең балалар белән бергә ял итү мөмкинлеген булдырырга кирәк", — дип саный Рөстәм Ишмөхәммәтов.
Парламент вице-спикеры фикеренчә, лагерьларны гаилә ялы үзәкләренә үзгәртеп кору республикада яшәүчеләр өчен чит илләргә бару мөмкинлеген киметү фонында аеруча актуаль.
"Халыкара мөнәсәбәтләр кискенләшү һәм санкция басымы шартларында быел чит илгә туристик юллама белән гаилә сәфәрләре, беренчедән, күпләр өчен финанс яктан мөмкин түгел, икенчедән, русофобиянең дә көчәюен исәпкә алып, бөтен кеше өчен дә хәвефсез түгел, – дип билгеләп үтте Рөстәм Ишмөхәммәтов. — Димәк, кешеләргә ил һәм республика эчендә гаиләләр белән уңайлы шартларда ял итү мөмкинлеге булдырырга кирәк. Нәкъ менә балалар лагерьларын модернизацияләү, аларның потенциалын максималь куллану Башкортстанда эчке туризмны үстерүгә яңа импульс бирергә мөмкин. Яңа ял форматы күп кенә балалар лагерьларына яңа тормыш бирәчәк. Шул ук вакытта аларның базасында ике ял форматын үстерү дөрес һәм перспективалы булыр иде: ата-аналар белән балаларның гаилә ялын да, балаларның төркемнәрдә традицион ялын да”.
Фото: vlagere.ru