+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
30 март 2022, 09:00

240 мәктәп заманча санлы укытуга күчә

Бу хакта Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтайның 42нче утырышында республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров хәбәр итте.

240 мәктәп заманча санлы укытуга күчә240 мәктәп заманча санлы укытуга күчә
240 мәктәп заманча санлы укытуга күчә
Башкортстанның мәгариф системасы — илдә иң эреләрнең берсе. Аңа 1027 мәктәпкәчә оешма, 2000нән артык мәктәп, 96 колледж (шул исәптән Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагындагы 71 белем бирү оешмасы) һәм 9 югары уку йорты, шулай ук Русия дәүләт вузларының 6 филиалы, дәүләтнеке булмаган ике вуз һәм шундый ике филиал керә. Былтыр ул тагын 4 мәктәп һәм 6 балалар бакчасы белән тулыланды. 1309 уку урыны булдырылды. Бу хакта Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтайның 42нче утырышында республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров сөйләде.

Премьер-министр билгеләвенчә, быел Бишбүләк, Салават һәм Уфа районнарында, шулай ук Уфада белем бирү учреждениеләре үз ишекләрен ачачак. Шулай ук Баймак районының Иске Сибай авылында 375 урынга исәпләнгән мәктәп төзелеше тәмамланып килә.
Республика дәүләт-шәхси партнерлык аша өстәмә уку урыннары булдыру буенча пилот проектына керде һәм 1225 урынга исәпләнгән “Затон-Восточный” районында мәктәп төзү буенча беренче концессион килешү төзелде.

Республикада 207 табигый-фәнни һәм технологик юнәлештәге “Үсеш ноктасы” үзәге ачылды, 205 мәктәптә санлы белем бирү мохите гамәлгә кертелде. Федераль һәм республика акчалары исәбенә 187 яңа мәктәп автобусы сатып алынды. Узган елда башлангыч сыйныф укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү 100 процентка тәэмин ителгән.

Агымдагы елда Башкортстан мәгарифен үстерүнең өстенлекле юнәлешләренең берсе – 240 мәктәпне, санлы мәгариф мохитенең максатлы моделен кертү исәбенә, заманча санлы укытуга күчерү булачак. Моннан тыш, “Үсеш ноктасы” табигый-фәнни һәм технологик юнәлештәге 216 мәгариф үзәге, “IT-куб” балаларга санлы белем бирү буенча җиде үзәк, “Кванториум” балалар технопаркы, ике полилингваль мәктәп булдыру, белем бирү оешмалары базасында WorldSkills стандартлары буенча җиһазландырылган унике остаханә төзү планлаштырыла.

 
Фото: bashinform.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас