+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
30 март 2022, 10:40

Луганск укучылары Башкортстанда кунак булды

Алар Уфа белән танышты, төрле мәдәни чараларда катнашты.

Луганск укучылары Башкортстанда кунак булдыЛуганск укучылары Башкортстанда кунак булды
Луганск укучылары Башкортстанда кунак булды
16-30 март көннәрендә Луганск Халык Республикасының Русия Герое Миңнегали Шәйморатов исемендәге Петровка шәһәре 22нче мәктәбенең 30 укучысы һәм аларны 4 озатучысы Башкортстанда булды. Бу хакта төбәк Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Укучыларны һәм озатып йөрүчеләрне Уфаның “Зеленая роща” шифаханәсендә урнаштырдылар, анда алар көн саен шифаханә-курорт дәвалавы, сәламәтлекләрен ныгыту процедуралары узды. Ә төштән соң көн саен кунаклар өчен бай мәдәни-мәгърифәтчелек программасы әзерләнде: экскурсияләр, Уфа шәһәре театрлары һәм музейларында булу, “Яшьлек-Хаус” яшьләр йортында төрле активистлар белән очрашу һәм истәлекле урыннарга бару.

23 мартта кунаклар Уфа шәһәренең Дим районында – балаларның туган мәктәбе кебек үк легендар генерал-майор Миңнегали Шәйморатов исемен йөртүче 104нче мәктәптә булды. Балалар өчен мәктәп буенча таныштыру экскурсиясе үткәрелде, активлык нокталары һәм, яшьләрен исәпкә алып, иҗади осталык дәресләре оештырылды. Алар барысы бергә фотосессиядә, “Мәңгегә дуслык” флешмобында катнашты, “Дуслык” башкорт биюе элементларын өйрәнде, легендар “Шәйморатов-генерал” җырын башкарды.

Китәр алдыннан укучылар белән төбәк мәгариф һәм фән министры урынбасары Әлфия Галиева очрашты. Ул алга таба да уңышлы хезмәттәшлек мөмкинлегенең зур булуын билгеләп үтте, барысына да ныклы сәламәтлек, уңышлар, тыныч күк йөзе теләде һәм ведомство исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырды.

 
 
 
Фото: Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас