Дүртөйле районы Мәскәү урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльза Мөхәммәтҗанова “Кызыл таң” гәзитенең “Элемтәдә” төркемендә үткәрелгән “Туган телнең киләчәге сезнең кулда” бәйгесендә иң күп тавыш җыеп җиңү яулады. Һөнәренә мөкиббән укытучыны укучылары, хезмәттәшләре, авылдашлары, райондашлары җылы сүзләре белән күтәреп алды. Укучылары: “Остазыбыз гадел, таләпчән, мөлаем. Мавыктыргыч, фәһемле дәресләрен һәрчак көтеп алабыз”, – дип язса, хезмәттәшләре Эльза Риза кызының чын һөнәр остасы булуын, ярдәмчеллеген, һәрдаим камилләшү юлыннан атлавын билгеләде. Бәйгебез җиңүчесе белән сезне дә якыннанрак таныштырабыз, хөрмәтле гәзит укучыларыбыз.
Эльза Мөхәммәтҗанова – әнисе Флүзә Низамованың, Дүртөйле районында гына түгел, республикабызда билгеле алдынгы укытучының эшен дәвам итүче. Флүзә Хәниф кызы, 40 ел гомерен мәгариф өлкәсенә, балаларга урыс һәм татар телләре, әдәбиятлары серләрен ачуга багышлаган шәхес.
– Әтием һәм әнием Балтач районыннан, Дүртөйлегә юллама буенча эшкә килгәннәр. Бу гүзәл якка бер күрүдән гашыйк булып, биредә нигез корганнар. Гаиләне ямьләп башта – мин, аннары энем дөньяга килгән.
Укытучы һөнәренә кечкенәдән күңелем тартылды, моңа, әлбәттә, әнием сәбәпче булды. Аңа карап, мин курчакларымны тезеп утыртып “укыттым”, ә өлкәнрәк сыйныфларда инде дәфтәрләр тикшерергә ярдәмләшә башладым. Татар теле һәм әдәбиятына карата да сөюне әнием уятты. Нәкъ менә аның җитәкчелегендә мин олимпиадаларда катнаша башладым, бер-бер артлы күркәм җиңүләр яуладым. Казан шәһәрендә үткәрелүче татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиадада өч ел рәттән җиңүче исеменә ия булдым, истәлекле бүләкләрдән тыш, Казан дәүләт университетына һәм Башкорт дәүләт университетына имтиханнарсыз кабул ителүгә хокук бирүче танытма алдым. Уфа якынрак булгач, БДУның филология факультетына укырга кердем, – ди ул.
Күңелле студент еллары сизелми дә үтеп китә. Дипломлы белгеч бәхетне чит тарафлардан эзләми, туган районына, туган авылы Мәскәүгә эшкә кайта. Беренче көннән үк укучыларының да, хезмәттәшләренең дә абруен яулый.
– Мин бит укытучылар династиясеннән, – ди Эльза Риза кызы. – Әнием яклап безнең нәселдәге укытучыларның гомум хезмәт стажы 280 ел! Әнинең нәнәсе Рабига Әминева мәдрәсә тәмамлаган, хыялы арытаба уку булса да, язмыш аңа андый бәхет бирмәгән, ул сукырайган, балаларына исә һәрчак “укыгыз, белемле кеше булыгыз” дип нәсыйхәт биргән. Сүзләре җилгә очмаган: уллары, кызлары, оныклары мәгариф өлкәсендә хезмәт сала, зур уңышларга ирешеп эшли. Мисал өчен, Кадим Әминев озак еллар Балтач районының Нөркә мәктәбе директоры булып эшләде, математика, физика фәннәрен укытты, “СССР мәгариф отличнигы”, “Халык мәгарифе отличнигы”. Эльвира Әминева-Вәлишина – башлангыч сыйныфлар укытучысы, биология укытучысы, Русия Федерациясе һәм Башкорт АССРы Мәгариф министрлыкларының Мактау грамоталарына берничә тапкыр лаек булган. Венария Кәримова-Әминева биология һәм химия укытучысы, “Русия Федерациясенең иң яхшы укытучысы” бәйгесе җиңүчесе, “Русия Федерациясе гомуми белем бирү өлкәсенең мактаулы хезмәткәре”. Әнием Флүзә Хәниф кызы – “Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы”, “Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы”.
Династиябез эшен хәзер инде без, яшь укытучылар лаеклы дәвам итәргә тырышабыз.
Эльза Риза кызының туган авылы мәктәбендә эш башлавына 13 елдан артып киткән. Бу вакыт эчендә ул һөнәрендә зур уңышларга ирешкән. Аның укучылары Казан дәүләт университеты һәм Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты тарафыннан оештырылучы татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларда һәрдаим катнаша һәм җиңү яулый. Мисал өчен, быелгы уку елында Эльза Риза кызының укучысы Наилә Һадыева (11нче сыйныф) М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты үткәргән олимпиада җиңүчесе булган, ә Камилла Фәрәхетдинова (шулай ук 11нче сыйныф укучысы), татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиаданың республика һәм төбәкара этапларын уңышлы үтеп, аның халыкара этабына чыккан.
Эльза Мөхәммәтҗанованың укучылары ел саен “Җанлы сүз” республика иҗади бәйгесендә катнаша һәм бүләкләнә.
Үз эшен барлык сәләтен салып, күңелен биреп башкаручы укытучы 2019 елда – республикабыз Башлыгының авыл җирендә эшләүче яшь укытучыларга тәгаенләнгән грантына (600 мең сум), 2020 елда Русия Федерациясе Президенты грантына (200 мең сум) лаек булган.
– Ә үткән елның минем өчен иң чагу вакыйгасы илебез башкаласында оештырылган I Бөтенрусия сыйныф җитәкчеләре форумында катнашуым булды, – дип бүлеште әңгәмәдәшем. – Бу чарага Русиянең төрле почмакларыннан бер мең сыйныф җитәкчесе җыелды. Шул ук вакытта гариза бирүчеләр 20 меңнән күбрәк булган! Форум 8-11 октябрьдә зур бәйрәм итеп үткәрелде. Кремль залында концерт та карадык, Мәскәү буйлап экскурсиядә йөрдек, фәһемле “түгәрәк өстәл”ләрдә катнаштык. Шундый мәртәбәле чарада катнашу мөмкинлеге бирелү үзе үк минем, авыл укытучысының, хезмәте югары бәяләнүен күрсәтә бит!
Минем һәм укучыларымның уңышларына үземнән бигрәк әнием сөенә. Ул хәзер лаеклы ялда, әмма кул кушырып утырганы юк. Зур бакчасы, мал-туары булган авыл кешеләренең ничек яшәвен беләсез инде. Дөньяны әти-әнием белән бергәләп көтәбез, менә ничә ел инде бер түбә астында тату гомер кичерәбез.
Минем тормыш юлдашым – нефтьче, вахта ысулы белән эшли, ул өйдә булмаганда әти-әнием балаларны түгәрәкләргә йөртә, укудан каршы ала, бер сүз белән әйткәндә, оныкларын тәрбияләүдә актив катнаша. Әти-әнием ярдәмләшкәч, мин һөнәрем буенча үз өстемдә даими эшли алам, укучыларымны олимпиадаларга әзерләү буенча өстәмә шөгыльләнәм, мәктәптә дәрестән тыш төрле чаралар үткәрәм, авылыбызның иҗтимагый тормышында актив катнашам. Кыскасы, минем барлык уңышларымда да әти-әниемнең өлеше бәяләп бетергесез.
Былтыр Эльза Мөхәммәтҗанова Дүртөйле районының 1нче урта мәктәбе укытучысы Руфина Галимҗанова белән татар теле буенча яңа уку әсбабын төзүдә катнашты. Алар Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты белән тыгыз хезмәттәшлек итүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары берләшмәсендә тора. Эльза Риза кызы һәм Руфина Фәрит кызы тырыш хезмәт, иҗади эзләнүләр һәм гамәли материалны җентекләп эшкәрткәннән, төзәтмәләр керткәннән соң, 7нче сыйныф өчен татар теле буенча уку әсбабының автордашлары буларак чыгыш ясады.
– Без автордашлар булган 7нче сыйныф өчен басманың тиражы 2680 данә. Яңа уку әсбабын башкалардан нәрсә аера, дигәндә, шуны билгеләү кирәк: китапта урындагы төбәк компоненты материалы исәпкә алынды, биремнәрдә Башкортстан турында текстлар, республика язучылары һәм шагыйрьләренең әсәрләре кулланылды. Уку әсбабын төзүдә катнашу безгә хезмәттәшләребез белән тәҗрибә уртаклашу һәм укучылар өчен аңлаешлырак материаллар булдыру мөмкинлеге бирде.
Туган телебезне саклау эше гаиләдә башланырга тиеш, – ди Мәскәү урта мәктәбе директорының тәрбия эше буенча урынбасары, мәктәп музее җитәкчесе, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльза Мөхәммәтҗанова. – Бишектән үк туган теле аһәңнәрен ишетеп үскән бала бәхетле. Улыбыз Илнар, кызыбыз Әлфиянең телләре татарча ачылды, чөнки без өйдә барыбыз да татарча сөйләшәбез. Бу аларга урыс, башкорт һәм инглиз телләрен тирәнтен өйрәнергә һич комачауламый. Бала телләрне күбрәк өйрәнгән саен аның баш мие эшчәнлегенең яхшыруы галимнәр тарафыннан күптән исбатланган бит инде. Әти-әниләргә җиткерәсе килгән фикерем шул: балагызны туган теленнән мәхрүм итмәгез!
Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Дүртөйле районы.