

24-29 мартта Сочидагы “Сириус” федераль территориясендә Русия Мәгариф министрлыгы тарафыннан “Талант һәм уңыш” фонды белән берлектә оештырылган информатика буенча Бөтенрусия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Олимпиадада бөтен Русиядән мәктәп, муниципаль һәм төбәк этапларын уңышлы үткән 9-11нче сыйныф укучылары катнашты.
Олимпиаданың йомгаклау этабында Уфа шәһәренең 153нче лицееннан 11нче сыйныф укучысы Григорий Писаренко җиңү яулады. Шул ук лицейның 11нче сыйныф укучысы Артем Сафин призер титулын алды.
Олимпиаданың йомгаклау этабы үз эченә уникаль биремнәр белән 2 турны алды. Информатика буенча турларның үзенчәлеге шунда: анда интерактив мәсьәләләр бирелә, ә аларны тикшерү ярышлар вакытында ук бара. Турлардан тыш, укучылар өчен кызыклы һәм мавыктыргыч алты көнлек программа оештырылган, ул IT-өлкәсе һәм әйдәп баручы югары уку йортлары вәкилләреннән төрле лекцияләр, интеллектуаль уеннар, кино күрсәтү һәм башка бик күп нәрсәләрне үз эченә алган.
Олимпиадага укучыларны Уфа дәүләт авиация техник университеты исәпләү математикасы һәм кибернетика кафедрасының өлкән укытучысы Артем Рипатти әзерләде һәм озатып йөрде. Олимпиадага әзерлек “Аврора” талантларны үстерү үзәге оештырган укыту-күнекмә җыеннары кысаларында башкарылды.
Бөтенрусия мәктәп укучылары олимпиадасы анда катнашучы укучылар алдында зур мөмкинлекләр ача. Олимпиаданың йомгаклау этабы җиңүчеләре һәм призерлары Башкортстан Башлыгы премиясен, шулай ук фән профиле буенча илнең теләсә кайсы югары уку йортына керү мөмкинлеген алачак. Остазлар да республика Башлыгы премиясен алачак.
Фото: education.bashkortostan.ru