+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
31 март 2022, 06:40

Алыштыргысыз директор иде

Салават мәгариф һәм һөнәри технологияләр колледжында БАССРның атказанган укытучысы Нәҗип Ярышев истәлегенә мемориаль тактаташ ачылды.

Алыштыргысыз директор идеАлыштыргысыз директор иде
Алыштыргысыз директор иде
Агымдагы елның 30 мартында Салават мәгариф һәм һөнәри технологияләр колледжында 33 ел дәвамында әлеге уку йортының алыштыргысыз директоры, БАССРның атказанган укытучысы Нәҗип Гафур улы Ярышев истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы булды. 1964 елдан ул Салават педагогик училищесын җитәкләгән. Ул вакытның катлаулы чорында уку йорты эшен яңа социаль-икътисади шартларга туры китереп үзгәртеп кора алган.

Чараның мәртәбәле кунаклары арасында колледжны тәмамлаучылар һәм ветераннары, Нәҗип Гафур улының гаилә әгъзалары, шәһәр хакимияте хезмәткәрләре бар иде.

Шәүрә Гыйльманова, Фирдәүс Хисаметдинова, Фәния Әсәдуллина, Миңдебай Юлмөхәммәтов, Миләүшә Галиева, Рәфкать Умаргалин, Гөлчәчәк Шәрипова, Олеся Арестова, Гүзәл Хөснуллина, Фрүзә Хәбибуллина һәм педагогик хезмәт ветераннары үзләренең чыгышларында ассызыклап үтүенчә, Нәҗип Ярышев тарафыннан ныклы нигез салынган, югары һөнәри осталыкка ия коллектив тупланган, еллар узу белән уку йорты яхшырак һәм көчлерәк була бара, ә биредә белем алган кешеләр республика файдасына күп тармакларда уңышлы гына эшләп килә.

Аның турында истәлекне мәңгеләштерү буенча күп эшләр башкарган Зөлфия Биктимер кызы Ишембитова җитәкчелегендәге колледжда традицияләр саклана һәм арттырыла.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас