+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
1 апрель 2022, 10:35

"Безнең бурыч - балаларны бәхетле итү"

Бүген М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты бинасында Башкортстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил беренче тапкыр Балалар иҗтимагый советы әгъзалары һәм вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре белән очрашты.

"Безнең бурыч - балаларны бәхетле итү""Безнең бурыч - балаларны бәхетле итү"
"Безнең бурыч - балаларны бәхетле итү"

Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Балалар иҗтимагый советына республиканың һәр районыннан вәкил керде.
Бүген республикада буенча вәкилнең 69 ярдәмчесе муниципаль берәмлектә баланың хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү һәм яклау торышы турында вәкаләтле вәкилгә хәбәр итә, бала хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре өлкәсендә район халкы арасында аңлату эшләре алып бара.

- Бүген биредә балалар да, өлкәннәр дә бар. Балалар белән мондый форматта беренчегә очрашабыз. Балалар иҗтимагый советы булу - зур казаныш. 15 январьдән бер ай дәвамында балалар онлайн-сораштыруда катнашты. Шул рәвешле дә без бүген балаларны нәрсә борчуын ачыклый алдык. Барыбызның да бурычы - һәр сабыйның балачагын бәхетле итү. Безнең республика иң күпбалалы төбәкләр исемлегенә керә. Бездә бер миллионга якын бала исәпләнә. Аларның чын шәхес булып формалашуы - безнең изге бурычыбыз, - диде Башкортстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ольга Панчихина.

Арытаба чарада балаларга кагылышлы һәм бүгеннән үз көченә кергән законнар турында сүз булды. Мәсәлән, бүгеннән 14 яше тулган һәр үсмер Госуслуги.ру порталында теркәлә ала. 1 апрельдән аерым категорияләргә караучы 8-16 яшьлек балаларга пособие түләү турында закон да үз көченә керә. Бүген ил буенча 1нче сыйныфка керү өчен гаризалар кабул ителә башлады. Ольга Юрьевна аларның һәркайсы балалыкны яклауга юнәлтелгән булуын әйтте.

Арытаба форумда балаларны яклау, әлеге өлкәгә кагылышлы законнарның камилләшүе турында сүз барды.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас