+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
1 Апреля 2022, 15:36

Коймаклар кояш кебек!

Дүртөйледә балалар кечкенәдән халык традицияләрен белеп үсә.Шәһәрнең 10нчы “Ләйсән” балалар бакчасында туган Башкортстаныбызда гомер кичерүче мил­ләт­ләрнең мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштыруга зур игътибар бирелә. Мо­ның кечкенәдән балалар кү­ңеленә милләтара дуслык орлыкларын салуга булышлык итүен тәрбиячеләр яхшы белә.

Коймаклар кояш кебек!Коймаклар кояш кебек!
Коймаклар кояш кебек!

Күптән түгел биредә “Май чабу” (“Масленица”) бәйрәме гөр­ләп узды.
— “Май чабу” бәйрәме тамырлары белән ерак гасырларга тоташа. Салкын, буранлы кышны озатып, язны каршылаганда яше-картының күңелендә килә­чәккә яңа, якты өметләр, баг­ланышлар уян­ган. Кеше­ләр яз хөрмәтенә бәй­рәм оештырган, якты кояш гәү­дәлә­неше буларак, коймак, тә­бикмәкләр пешереп сыйланган, — диде бәй­рәмне алып баручылар.
Чараны әкият геройлары ачып җибәрде, алар кечкенә тамаша­чы­ларның барысын да бәйрәмдә актив катнашырга чакырды. Бер­сен­нән-берсе күңеллерәк, мавык­тыр­гычрак уеннар оештырылды, балалар кинәнеп җыр һәм биюләр башкарды, шигырьләр сөй­ләде, табышмаклар чиште. Әмма нинди бәйрәм Убырлы карчыксыз узсын инде! Бәйрәм­нең иң кызган мәлендә урман әбие себеркесе артыннан кар-буран туздырып килеп җитте. Ул бәйрәмне туктатырга барлык көчен салып карады, әмма балаларның самими елмаюлары, дустанә мөнә­сәбәте, күңелле җыр-бию­ләре аның да күңелен эретте. Уен вакытында ул кызларга һәм малайларга хәтта себеркесенә атланып “очарга” да рөхсәт итте.
Бу көнне балалар янына Язсылу да килде. Ул тиздән барлык табигатьтә үзгәреш­ләр булачагы, җылы яктан кошлар кайтачагы, дөнья­ның яшеллеккә күмеләчәге хакында дәртләнеп сөйләде. Бәйрәм кояштай коймаклар белән сыйланып, чыжлап торган сама­вырдан чәй эчү белән тә­мамланды.


Эльмира СОЛТАНОВА,
физик тәрбия буенча
инструктор,

Луиза ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА,
педагог-психолог.

Фото: Р.Хаҗипова

Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас