+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
4 апрель 2022, 11:40

Республиканың 365 мәктәбенә ремонт ясалачак

Бу хакта Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин белдерде.

Республиканың 365 мәктәбенә ремонт ясалачакРеспубликаның 365 мәктәбенә ремонт ясалачак
Республиканың 365 мәктәбенә ремонт ясалачак
Башкортстанда 2022-26 елларда гомуми белем бирү оешмаларын капиталь ремонтлау һәм җиһазлау буенча федераль программа гамәлгә ашырылачак. Әлеге федераль программага республиканың 365 мәктәбе бинасы кертелгән. Бу хакта Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин белдерде.

Гаризага 40 муниципаль берәмлекнең 103 бинасы (5 дәүләт һәм 98 муниципаль мәктәп бинасы) кертелгән. Агымдагы елда – 63, киләсе елда – 23 (бер еллык цикл), 2022-23 елларда 17 мәктәпкә (ике еллык цикл) капиталь ремонт ясалачак.

Расланган объектлар саны буенча Башкортстан илдә 2нче урында. Шулай ук республика 2023 елга әлеге программа буенча өстәмә сайлап алуда (2 этап) катнаша. 2 этап гаризасына 88 мәктәп бинасы (31 муниципаль берәмлектән 13 дәүләт һәм 75 муниципаль мәктәп бинасы) кертелгән.

Шулай итеп, 1 этапның элек расланган гаризаларын һәм 2 елга өстәмә сайлап алуны исәпкә алып (2022-23 еллар) 191 мәктәп бинасын (федераль бюджеттан – 7,915 миллиард сум һәм төбәк бюджетыннан 1,507 миллиард сум) ремонтлау планлаштырыла. Хәзерге вакытта 1 этапта расланган мәктәп биналарында ремонт эшләре башланган да инде. 80 объект буенча хәл түбәндәгечә:
- 38 объект буенча контрактлар төзелгән, шуларның 26сында ремонт башланган;
- 27 объект буенча подрядчыларны билгеләү буенча комиссияләр эше бара;
- 15 объект буенча торглар дәвам итә.

“Стәрлебаш районы хакимиятен яхшы эш үрнәге итеп билгеләп үтәсем килә. Районда 17 мәктәп эшли, аларның 12се программага кертелгән. Шул ук вакытта ике ел эчендә 10 бинага гариза бирелгән, агымдагы елда – дүрт, 2023 елда- алты бинада ремонт эшләре планлаштырылган. 28 марттан районның барлык 4 мәктәбендә дә ремонт эшләре башланган”, — дип билгеләп үтте Айбулат Хаҗин.
Министр белдерүенчә, агымдагы елда мәктәпләргә ремонт ясалачак барлык муниципалитетларда ведомствоара эш төркемнәре булдырылган, анда муниципаль хакимият, “Роспотребнадзор”ның территориаль бүлекчәләре, мәгариф бүлекләре вәкилләре, ремонтлана торган мәктәпләр, хокук саклау органнары җитәкчеләре кергән. Һәр мәктәптә бу чорда белем бирү процессын оештыруның “юл картасы” булдырылган һәм расланган. Күпчелек очракта хәвефсез уку процессын оештыру өчен башка мәктәпләрнең ресурслары кулланыла. Кайбер мәктәпләрдә көндезге һәм дистанцион укыту формаларын (башлангыч һәм чыгарылыш сыйныфлардан тыш) берләштерү планлаштырылган. Айбулат Хаҗин ремонтлана торган бер генә мәктәптә дә укытуның дистанцион форматына тулысынча күчмәячәкләрен ассызыклады.

 
Фото: fg24.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас