

Башкортстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгына ярашлы, мондый чаралар ел саен оештырылып килә һәм имтихан үткәрү пунктлары хезмәткәрләрен имтихан материалларының тулы комплектын бастыру технологияләрен кулланырга өйрәтүне күз уңында тота. Гомумән, мондый тикшерү алда торган дәүләт имтиханнары оешкан төстә һәм укучылар өчен уңайлы үтсен өчен зур әһәмияткә ия.
Бүген дә район мәктәпләренең Бердәм дәүләт имтиханына җәлеп ителәчәк укытучылары бер мәйданчыкка җыелып, алда торган эшнең асылы белән танышты, белемнәрен камилләштерде, янә бер тапкыр имтихан материалларын үзләре бастырып, аларның дөреслеген карап чыкты, бланкларны тутырды һәм урыс теле буенча белемнәрен дә тикшерде.
Әлбәттә, бирегә җыелучыларның дәүләт имтиханнарын үткәрүдә тәҗрибәсе бай, шулай да әледән-әле яңалыклар, үзгәрешләр кертелеп тора, шуңа да алда торган зур кампания алдыннан мондый чаралар оештыручылар өчен бик мөһим. Бу көнне дә район мәгариф бүлеге белгечләре һәм экспертлар эшнең асылын энәсеннән җебенә кадәр күрсәтеп, килеп туган сорауларга җавап бирде.
Гомум алганда, тикшерү чарасы нәтиҗәләре буенча техника да сынатмады, укытучылар да бурычларын лаеклы башкарып чыкты.
Фото: Эльвира Ямалетдинова.