+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
6 апрель 2022, 06:45

Диктант язабызмы?

Уфада мондый акция быел унберенче тапкыр узачак.

Диктант язабызмы?Диктант язабызмы?
Диктант язабызмы?
9 апрельдә Уфада урыс теле буенча тоталь диктант узачак.

Тоталь диктант – ел саен үткәрелә торган түләүсез мәдәни-агарту акциясе, ул урыс телен өйрәнүгә кызыксыну формалаштыруга һәм грамоталылык дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән.

Уфада акция беренче тапкыр 2012 елда узды һәм быел унберенче тапкыр узачак. Агымдагы елда диктантның авторы – язучы Марина Степнова ("Сад", "Хирург", "Женщины Лазаря" әсәрләре авторы). Диктантта катнашучылар XIX гасыр ахырында Воронежда яшәүче үсмернең беренче мәхәббәте белән очрашуга әзерләнүе турында текст язачак.

Тоталь диктант 9 апрельдә 13.00 сәгатьтә (шимбә) үтәчәк.

Сайт аша теркәлү (https://totaldict.ru/ufa) 30 марттан башлап ачык. Мәйданчыклар исемлеге белән дә шунда танышырга мөмкин. Һәр кеше катнашучы комплектын алачак: бланк һәм ручка, шулай ук, тоталь диктант партнерларыннан музейга билет һәм флаер.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас