+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
6 апрель 2022, 10:18

"Карьера көне" булачак белгечләрне җыйды

Чарадан 300дән күбрәк укучы катнашты.

"Карьера көне" булачак белгечләрне җыйды"Карьера көне" булачак белгечләрне җыйды
"Карьера көне" булачак белгечләрне җыйды

5 апрельдә Салават индустриаль колледжында "Карьера көне" үтте. Чара кысаларында эш бирүчеләрнең чыгышлары, вакансияләр ярминкәсе, шулай ук Башкортстанның югары уку йортлары вәкилләре чыгышлары оештырылды.

- "Карьера көне" ел саен уздырыла һәм колледжның чыгарылыш курс студентларын эш белән тәэмин итүгә һәм эшкә урнаштыруга, шулай ук эш бирүче партнерлар белән үзара файдалы хезмәттәшлекне киңәйтүгә юнәлтелгән, дип сөйләде Башкортстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин.

Чарада «Газпром нефтехим Салават» җәмгыяте вәкилләре катнашты, аның белән колледжны ныклы партнерлык мөнәсәбәтләре, студентларны практик укытуны оештыру буенча шартнамәләр һәм дуаль укыту турында шартнамәләр белән ныгытылган партнерлык мөнәсәбәтләре бәйли.

- Компания хезмәткәрләренең күпчелеге - колледжны тәмамлаучылар, предприятие җитәкчеләре чыгарылыш укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясе барышында, квалификация комиссияләре эшендә актив катнаша, шулай ук предприятие белгечләре колледжның уку-укыту процессында катнаша, - дип билгели «Газпром нефтехим Салават» җәмгыяте персоналын сайлап алу һәм укыту бүлегенең әйдәп баручы белгече Әдилә Гобәйдуллина.

Эш бирүче партнерлар «Газпром нефтехим Салават» җәмгыятендә карьера булдыру мөмкинлекләре турында сөйләде, булган вакансияләрне тәкъдим итте, шулай ук студентларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Салават индустриаль колледжында "Карьера көне"ндә 300дән артык укучы катнашты.

Фото: salinc.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас