+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
7 апрель 2022, 10:41

Русия фәнни фонды төбәк конкурсында җиңүчеләр билгеләнде

Башкортстаннан 5 проект җиңүчеләр исемлегендә.

Русия фәнни фонды төбәк конкурсында җиңүчеләр билгеләндеРусия фәнни фонды төбәк конкурсында җиңүчеләр билгеләнде
Русия фәнни фонды төбәк конкурсында җиңүчеләр билгеләнде

Башкортстанда дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәге эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре буенча фәнни тикшеренүләргә ярдәм итү өчен республика грантларын бирү конкурсына йомгак ясалды.
Конкурс Русия фәнни фонды белән берлектә Русиянең фәнни фонды (РНФ) (50 процент) һәм Башкортстан (50 процент) тарафыннан тигез финанслау шартларында үткәрелде. РНФ грантының бер күләме ел саен 4-7 миллион сумга кадәр тәшкил итә.

"РНФ грантлары дәүләт фондлары арасында иң эреләреннән берсе булып тора. Мондый дәүләт ярдәме фәнни-тикшеренү эшләрен уздыру өчен уңайлы шартлар һәм фәнни карьерада көчле импульс тудыра. Конкурска гадәттәгечә көчле фәнни коллективлар килә, алар көндәшлекнең югары дәрәҗәсен тәэмин итә. РНФ төбәк конкурсларында катнашу өчен Русиянең 42 төбәгеннән 2510 гариза кергән. РНФ секцияләре тарафыннан төрле юнәлешләр буенча финанслауга тәкъдим ителгән Башкортстаннан проектлар исемлегенә 15 проект кертелгән иде", - дип сөйләде республика Башлыгының фән мәсьәләләре буенча киңәшчесе, Башкортстанның грантлар буенча Советы әгъзасы Руслан Казыйханов.
Башкортстанның грантлар буенча Советы утырышында Александр Сидякин рәислегендә заявкалары республика һәм федераль фонд грантлары белән хупланачак җиңүчеләр билгеләнде.

Республика, РНФ тәкъдим иткән проектларны карап, Евразия НОЦы эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре буенча 5 заявканы хуплады. Проектлар шулай ук аерым фәнни төркемнәр тарафыннан фундаменталь фәнни тикшеренүләр һәм эзләнү фәнни тикшеренүләре уздыру буенча РНФ эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешен гамәлгә ашыра.

Фото: volpi.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас