

Бүген югары уку йортының гыйльми совет утырышында яңа җитәкчене Русия фән һәм югары белем министры урынбасары Пётр Кучеренко һәм Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Урал Килсенбаев тәкъдим иттеләр.
- Республика югары уку йортлары, бигрәк тә Башкорт дәүләт университеты - Идел буе федераль округында да, тоташ алганда Русиядә дә иң зурларның берсе. Без беләбез, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров фән һәм югары мәктәпне үстерү мәсьәләләренә зур игътибар бирә. Бүгенге көндә Вадим Петровичның БДУ ректоры вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнүе - республикада яңа зур университет булдыру буенча җитди эшнең дәвамы. Безгә БДУда һәм УДАТУда булган иң яхшы нәрсәләрне саклап калырга һәм тагын да арттырырга кирәк, - диде Пётр Кучеренко. - БДУ һәм төбәкнең башка югары уку йортлары «Приоритет 2030» федераль программасында катнаша.
- Төбәктәге фән һәм мәгариф өчен мөмкинлекләр тәрәзәсе ачылган чорда үз вазыйфама керешүемне тулысынча аңлыйм. Бу Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан максатчан, эзлекле эш алып барылу һәм тармакка ныклы игътибар нәтиҗәсендә мөмкин булды, - диде Вадим Захаров. - Бик яхшы аңлыйм, алдыбызга куелган бурычларны "Приоритет 2030" программасы кысаларында бары тик күп меңле студентлар һәм университет хезмәткәрләре коллективы ярдәмендә генә хәл итәргә мөмкин. Алга, БашДУ!
Фото: bashinform.ru