+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
11 апрель 2022, 12:55

Туймазы юридик колледжында осталык дәресләре үтте

Башкортстанда 2022 елда һөнәри белем бирүне модернизацияләү, хезмәткә һәм хезмәт династияләренә лаеклы шартлар булдыру буенча оештыру комитеты утырышын тормышка ашыру кысаларында Туймазы дәүләт юридик колледжында һөнәри осталык дәресләре үтте, анда Туймазы районыннан 45 укучы катнашты.

Туймазы юридик колледжында осталык дәресләре үттеТуймазы юридик колледжында осталык дәресләре үтте
Туймазы юридик колледжында осталык дәресләре үтте

— Агымдагы икътисади хәлдә ИТ-тармак өчен кадрлар әзерләү — иң мөһим бурычларның берсе. Сайлап алынган һөнәрнең аңлылыгына һәм һөнәри белем бирүнең сыйфатына безнең дәүләтнең икътисади һәм мәгълүмати хәвефсезлеге өлкәсенең уңышлылыгы бәйле булачак, — дип билгеләп үтте Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин.

«Мәгълүмати-коммуникацион технологияләр» юнәлеше мөдирләре балаларны «Веб-технологияләр», «Мобиль кушымталар эшләү», «Бизнес өчен программа чишелешләре», «1С платформасында бизнес өчен IT - чишелешләр», «Предприятие 8», «Компьютер уеннары һәм мультимедиа кушымталар эшләү», «Компьютер уеннары өчен 3Д модельләштерү», "Видеопроизводство" компетенцияләре белән таныштырды.

Осталык дәресләре кысаларында укучылар конструкторда үз сайтын, тәкъдим ителгән макет буенча мобиль кушымта эшләп карады, компьютер уены персонажын булдырды.
Шулай ук чарада катнашучылар өчен колледж буйлап WorldSkills стандартлары буенча җиһазландырылган остаханәләрдә экскурсия оештырылды, балалар заманча җиһазларның мөмкинлекләре, колледжда белем ала торган белгечлекләр, һөнәри юнәлеш бирүче проектлар белән танышты.


Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас