+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
16 апрель 2022, 08:40

Баймакта ике мәктәп төзекләндереләчәк

Бу хакта муниципалитетка эш сәфәре вакытында Дәүләт думасы депутаты Зариф Байгускаров белдерде.

Баймакта ике мәктәп төзекләндереләчәкБаймакта ике мәктәп төзекләндереләчәк
Баймакта ике мәктәп төзекләндереләчәк

Баймак районында апрель ахырында ике мәктәпне ремонтлый башлаячаклар. Бу хакта муниципалитетка эш сәфәре вакытында Дәүләт думасы депутаты Зариф Байгускаров белдерде

Ул, Тәмәс һәм 3нче урта гомуми белем мәктәпләренә капиталь ремонт апрель азагында ук башланачак, дип ачыклык кертте. Подрядчы белән әлеге хактагы килешүгә инде ирешелгән. Эшләрне быел 1 сентябрьгә төгәлләү планлаштырыла.

Байгускаров сөйләгәнчә, бу мәктәпләр чыннан да ремонтка мохтаҗ, чөнки 1975 елда төзелгән. Аларда 1400гә якын бала белем ала.

Шулай ук парламентарий, әлеге уку йортларына заманча җиһазлар да урнаштырылачак, дип өстәде. Бу максатларга акчалар "Бердәм Русия" партиясе башлангычы белән федераль бюджеттан бүленгән.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас