19 апрельдә Башкортстан Премьер-министры Андрей Назаров Хөкүмәт утырышын үткәрде, анда республикада “Һөнәри белем бирүне модернизацияләү, лаеклы хезмәт шартлары һәм хезмәт династияләре елы”н үткәрү буенча чаралар планын гамәлгә ашыру мәсьәләсе каралды.
— Без кадрлар проблемасын хәл итүгә, икътисадның өстенлекле тармаклары өчен белгечләр әзерләү сыйфатын камилләштерүгә зур игътибар бирәбез. “Яшь профессионаллар (Worldskills Russia)" ІХ илкүләм чемпионаты нәтиҗәләре төбәк һөнәри белем бирү системасының үсеш өчен зур мөмкинлекләре һәм потенциалы булуын күрсәтте. Шуңа күрә 2022 елны Һөнәри белем бирүне модернизацияләү, лаеклы хезмәт шартлары һәм хезмәт династияләре елы дип игълан итү турында карар кабул ителде, — дип ассызыклады Андрей Назаров.
Планга Башкортстанда Һөнәри белем бирүне модернизацияләү елын үткәрү буенча 65 чара кертелгән, алар арасында һөнәри белем бирү оешмаларының матди-техник базасын модернизацияләү максатларында Башкортстан бюджетыннан субсидия формасында грантлар бирүгә конкурс сайлап алуы үткәрү каралган. Ул Башкортстанның 5 колледжын модернизацияләүгә 30ар миллион сум грантлар бирүне күздә тота. Шулай ук программага республиканың урта һөнәри белем бирү системасын модернизацияләүгә 850 миллион сум күләмендә кертелгән.
— Без урта һөнәри белем бирү программаларын тормышка ашыручы һөнәри белем бирү оешмаларының укытучылары һәм һөнәргә өйрәтү осталары өчен Башкортстан Башлыгы грантларын гамәлгә кую буенча чараны планда карадык, — дип билгеледе мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин. — Әлеге проект һөнәри белем бирү педагогик хезмәткәрләрен стимуллаштыру системасын камилләштерүгә юнәлтелгән. Ел саен иң яхшы 10 педагог 690 меңәр сум акча алачак.
2022 елда тормышка ашырыла торган проектлар нәтиҗәсендә һөнәри белем бирүне модернизацияләү максатларында түбәндәге нәтиҗәләргә ирешеләчәк: заманча матди-техник база белән тәэмин ителгән остаханәләр саны 188 берәмлеккә кадәр артачак; машина төзү тармагы өчен кадрлар әзерләү үзәге оештырылачак; дәүләт һөнәри белем бирү оешмаларының 150 студенты Башкортстан Башлыгының югары стипендиясен алачак; 10 педагог һәм производствога укыту остасы 690 мең сум күләмендә Башкортстан Башлыгы гранты алачак, 5 колледжга матди-техник базаны модернизацияләүгә 30 миллион сум күләмендә дәүләт ярдәме күрсәтеләчәк; колледжларда республика икътисады өчен кирәкле яңа һөнәр һәм урта һөнәри белем белгечлекләре кертеләчәк; урта һөнәри белем бирү системасының иң яхшы кадрлар резервы формалаштырылачак.
Фото: pravitelstvorb.ru