+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
20 апрель 2022, 10:05

Башкортстан машина төзелеше мәгариф үзәген формалаштырачак

Башкортстан "Профессионалитет" федераль проекты кысаларында "Машина төзелеше" тармагы буенча белем-җитештерү үзәген (кластерны) төзүгә конкурс сайлап алуны узды һәм "Машина төзелеше тармагы өчен кадрлар әзерләү үзәге"н төзүгә 100 миллион сум күләмендә федераль субсидияләр җәлеп итте.

Башкортстан машина төзелеше мәгариф үзәген формалаштырачакБашкортстан машина төзелеше мәгариф үзәген формалаштырачак
Башкортстан машина төзелеше мәгариф үзәген формалаштырачак

Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы «ОДК-Уфа моторлар төзү җитештерү берләшмәсе» тарафыннан хупланган мәгариф-җитештерү үзәге (кластеры) эшчәнлеге программасын эшләде. «Профессионалитет» федераль проектында Уфа машина төзелеше колледжы һәм «ОДК-Уфа моторлар төзү җитештерү берләшмәсе» катнашачак.

Җомга көнне, 22 апрельдә, Уфа вакыты белән 13:00 сәгатьтә "Энергия" Мәскәү өлкәсе колледжы мәйданчыгында "Профессионалитет" стратегик башлангычы тәкъдим ителәчәк. Анда Русия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова, мәгариф министры Сергей Кравцов, Русия Сәнәгатьче һәм эшкуарлар берлегенең һөнәри белем бирү һәм һөнәри квалификация комитеты рәистәше Андрей Комаров һәм "Машина төзелеше НПО" җәмгыяте генеральный директоры Андрей Леонов катнашачаклар.

Чараның ачык трансляциясе “ВКонтакте”да "Русиянең гомумдәүләт проектлары"ның рәсми битендә - https://vk.com/nationalprojectsruалып барачак.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас