+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
20 апрель 2022, 15:00

Радий Хәбиров студентлар белән очрашты

Очрашуда ул студентларга һәрвакыт ярдәм итәчәген белдерде.

Радий Хәбиров студентлар белән очраштыРадий Хәбиров студентлар белән очрашты
Радий Хәбиров студентлар белән очрашты

Бүген Уфада республика Башлыгы Радий Хәбиров Башкорт дәүләт университетының Хокук институты укытучылары һәм студентлары белән очрашты. Төбәк җитәкчесе хезмәт коллективы белән мәгариф учреждениесенең үсеш планнары турында фикер алышты һәм булачак юристларның актуаль сорауларына җавап бирде.

Очрашу башланыр алдыннан республика Башлыгы Хокук институтының уку корпусын карады һәм профессор-укытучылар составының эш шартлары белән танышты.

Исегезгә төшерәбез, Уфа фән һәм технологияләр университеты составындагы Башкорт дәүләт университеты 2021-22 елларга «Приоритет 2030» стратегик академик лидерлык программасы буенча федераль грант алды.

Моннан тыш, Радий Хәбиров республика югары уку йортларына - дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәгенә дәүләт ярдәме турында указга кул куйды. Төбәк җитәкчесе быелга гомум суммасы 200 миллион сумлык грантларны гамәлгә куйды. Сүз Русия Фән һәм югары белем министрлыгы буйсынуындагы югары уку йортлары турында бара. Алар арасында - БашДУ һәм УДАТУ базасында төзелә торган Уфа фән һәм технологияләр университеты.

Очрашуда Хокук институты директоры Руслан Зәйнуллин сөйләгәнчә, юридик белгечлекләрне тәмамлаучылар дәүләт структураларында, коммерция һәм социаль учреждениеләрдә бик кирәк. Уку вакытында студентлар практика һәм стажировка уза, бу диплом алганнан соң тиз арада эшкә урнашуга ярдәм итә. Шул ук вакытта институт җитәкчелеге фәнни эшкә, учреждениенең кадрлар потенциалын үстерүгә һәм булачак укытучыларны үз студентлары арасыннан әзерләүгә зур игътибар бирә.

Башкортстан Башлыгы искә төшергәнчә, 2022 ел башында яшь галимнәргә өстәмә ярдәм күрсәтү турында карар кабул иткән.
- Быел Русиянең иң яхшы фәнни-мәгариф оешмаларында 200 аспирант һәм яшь галим стажировка узачак, - диде Радий Хәбиров. - Тагын 200 галимгә торак шартларын яхшыртуда ярдәм чараларын күрергә тырышачакбыз.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас