+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
21 апрель 2022, 05:25

Башкортстан командасы сынатмады!

Безнең укучылар Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча IX Халыкара олимпиадада матур нәтиҗәләр күрсәтте.

Башкортстан командасы сынатмады!Башкортстан командасы сынатмады!
Башкортстан командасы сынатмады!

17-20 апрельдә Казанда татар теле һәм әдәбиятыннан IX Халыкара олимпиада һәм Бөтенрусия туган телләр форумы үтте. Олимпиадада Татарстаннан, Русия төбәкләреннән һәм чит илләрдән барлыгы 500 кеше катнашты. Республика данын 18 укучы яклады. Алар барысы да татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасы җиңүчеләре һәм призерлары. Казанда узган мәртәбәле бәйгедә туган телне камил белүче укучыларның дүртесе Халыкара олимпиаданың призерлары булу бәхетенә иреште.
Бүздәк районы Каран урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Дарина Ергизова (укытучысы Зөлфия Җәмил кызы Мансурова), Бүздәк 2нче урта мәктәбе филиалы Әмир төп белем бирү мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Диана Еникеева (укытучысы Ирина Фларит кызы Ергизова), Туймазы 1нче интернат-мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Чулпан Фәттахова (укытучысы — Зинфира Гаднән кызы Нурисламова), Бакалы районы Камышлытамак мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Азалия Шәвәлиева (Фәридә Заһит кызы Яппарова) бәйгедә яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Призёрларның һәрберсенә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары һәм 20 мең сум акчалата сертификатлар тапшырылды.
— Олимпиада татар теле һәм әдәбиятыннан биремнәр эшләү, "Минем шәҗәрәм" темасына проект яклаудан торды. Г. Камал театрында "Мәхәббәт FM", Кәрим Тинчурин театрында "Син бит минем бер генәм" спектакльләрен карау безнең барыбызда да искиткеч тәэссоратлар калдырды. Татар телендә "Авторучка" фильмын да бик кызыксынып карадык. Укучылар татарча дискотекада булды, Казан буйлап экскурсиядә йөрде, — ди Бүздәк районы Әмир мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укучысы Ирина Ергизова.
Халыкара олимпиадада үзләренең тирән белемен, зирәклеген һәм туган телгә булган ихтирамын тагын бер кабат исбатлап кайткан укучыларыбызны һәм аларның остазларын чын күңелдән котлыйбыз. Киләчәктә тагын да югарырак баскычларга күтәрелеп, милләтебез горурлыгы булыгыз!

      Ирина Ергизова фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас