+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
23 апрель 2022, 17:24

Радий Хәбиров диктантны нинди билгегә язган?

Бүген, 23 апрельдә, онлайн һәм офлайн форматларда "Башкорт теле буенча халыкара диктант - 2022" акциясе узды. Телне башлангыч дәрәҗәдә белү төркемендә диктантны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та язды. Төбәк җитәкчесе акциянең халыкара дәрәҗәдә узуын һәм катнашучылар саны елдан-ел артуын һәм моның казаныш булуын билгеләде.

Радий Хәбиров диктантны нинди билгегә язган?Радий Хәбиров диктантны нинди билгегә язган?
Радий Хәбиров диктантны нинди билгегә язган?
Бу чара турындагы тәэссоратлары белән республика җитәкчесе Интернет челтәрендә бүлеште.

"Башкорт теленнән диктант миңа җиңел бирелмәде. Ләкин мин бик тырыштым, туган телемне югалтасым килми.

Туган телгә өйрәтү заманча укыту методикаларына нигезләнгән булсын өчен без барысын да эшлибез. Мондый очракларда мәҗбүр итү һич кирәксез. Нәкъ менә мәҗбүр итү кире нәтиҗә бирә.

Ә кеше туган телен өйрәнергә омтылсын өчен шартлар, яхшы методик һәм техник программалар булдырырга һәм, иң мөһиме, җәмгыятьтә мәдәниятне өйрәнергә кирәк. Без туган телдә сөйләшергә оялмасак, шул ук вакытта бер-беребезне һәм безнең республикада гына йөзләрчә телдә сөйләшүче кешеләрне һәрвакыт хөрмәт итсәк иде", - дип язган ул.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас