+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
25 апрель 2022, 10:50

Башкортстанның 4 мәктәбендә уку атнасы флаг күтәрүдән башланды

11 майдан мондый тантананы республиканың барлык уку йортларында атна саен үткәрәчәкләр.

Башкортстанның 4 мәктәбендә уку атнасы флаг күтәрүдән башландыБашкортстанның 4 мәктәбендә уку атнасы флаг күтәрүдән башланды
Башкортстанның 4 мәктәбендә уку атнасы флаг күтәрүдән башланды
Бүген, 25 апрельдә, республиканың дүрт полилингваль гимназиясендә беренче тапкыр дәресләр Русия һәм Башкортстанның дәүләт символларын күтәрүдән башланды. Алар Русия мәгариф министры Сергей Кравцовның мәктәп атнасын флаг күтәрүдән башларга чакыруын иң беренчеләрдән булып хуплаучыларның берсе булды. 11 майдан мондый тантананы республиканың барлык уку йортларында атна саен үткәрәчәкләр. Элегрәк мондый күрсәтмәне Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров биргән иде.
Уфаның Дим районының “СМАРТ” 2нче Республика полилингваль күппрофильле гимназиясендә уку атнасы тантаналы линейка һәм гимн тавышы астында Русия һәм Башкортстан триколорларын күтәрү белән ачылды. Линейка иртәнге 8.40 сәгатьтә башланды, анда республиканың мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин катнашты.
Укучылар алдында чыгыш ясап, 2нче Республика полилингваль күппрофильле гимназиясе директоры Наил Әминев дәүләт флагларын күтәрү — укучыларны патриотик рухта тәрбияләүгә ярдәм итәчәк һәм уку атнасының яхшы башлангычы булачак үзенчәлекле тантаналы ритуал, диде.
“Бүген без яңа мәктәп традициясенең — Русия Федерациясе Дәүләт флагын һәм Башкортстан Республикасы флагын күтәрүнең шаһитлары һәм катнашучылары булдык. Ул безнең өчен атна саен кабатланачак. Флагларны без һәр дүшәмбе көнне беренче дәрес башланыр алдыннан күтәрәчәкбез һәм бу хокукны иң яхшы укучыларга тапшырачакбыз. Русия Президенты Владимир Путинның юлламасы бик дөрес — киләчәк буынны тәрбияләүдә патриотлык кына сәламәт дәүләт нигезе булып тора", — диде уку йорты директоры.
Якын арада атна саен төбәкнең барлык мәктәпләрендә дәресләр мондый чара белән башланачак, диде мәктәп укучылары алдында чыгыш ясап, Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин.
Мәктәпләрдә триколорларны дүшәмбе иртәсендә күтәрәчәкләр. Бу хокукны кемгә ышанып тапшыруны мәктәп җитәкчелеге хәл итәчәк. Алар укуда, җәмәгать тормышында, спортта һәм сәнгатьтә аерылып торган егет-кызлардан сайлап алыначак. Флагларны күтәрү һәм төшерү тантаналары вакытында Русия һәм Башкортстан гимннары яңгыраячак.
“Бүген Башкортстанның дүрт полилингваль гимназиясендә сынау режимында флагларны күтәрү тантанасы узды. Бу — безнең республиканың алдынгы мәктәпләре, анда бөтен мәгариф системасы патриотик тәрбия бирүгә юнәлтелгән. Алар барлык белем бирү учреждениеләренә үрнәк бирергә тиеш иде. Шул рәвешле без барлык мәктәпләрдә дә акрынлап таралачак яңа традициягә нигез салабыз. Бүген без барлык методик тәкъдимнәрне дә эшләдек һәм аның ничек булачагын карадык. Берничә атна узачак, һәм флагларны күтәрү тантанасы барлык мәктәпләрдә дә тулысынча кертеләчәк", — диде мәгариф министры.

Фото: bashinform.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас