+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
25 апрель 2022, 10:55

Флаг күтәрү — горурлык булырга тиеш!

Мәктәпләрдә дәүләт флагларын күтәрү уңаеннан, Мәгарифне үстерү институты ректоры, икътисад фәннәре докторы Азат Янгиров үз фикерен белдерде.

Флаг күтәрү — горурлык булырга тиеш!Флаг күтәрү — горурлык булырга тиеш!
Флаг күтәрү — горурлык булырга тиеш!
Республика Башлыгы Радий Хәбиров Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә хакимияткә Русия флагын күтәрү тантанасын башлау бурычын куйды. Бер атна дәвамында дәүләт символлары белән эшләү мәсьәләсен хәл итәргә кушты.

“Мин сезгә тәкъдимнәр эшләү өчен бер атна бирәм, бу мәктәп линейкалары рәвешендәме яки башка чаралар булырга да мөмкин. Безгә укучыларны, балаларыбызны дәүләт символларын хөрмәт итәргә өйрәтергә кирәк", — диде Радий Хәбиров.
Элегрәк Русия Мәгариф министрлыгы илнең барлык мәктәпләре дә, укучыларга патриотик тәрбия бирү кысаларында флаг күтәрү тәҗрибәсен кертү өчен, дәүләт символикасы белән тәэмин ителәчәк, дип белдерде.

Дәүләт флагларын күтәрү практикасы бөтен дөнья буенча уку йортларында таралган. Патриотизмга, үз илең өчен горурлыкка өйрәтә торган яхшы традиция.
Флаг — илебезнең дәүләт символларының берсе. Дәүләт символларына хөрмәт күрсәтеп, без дәүләткә тиешле мөнәсәбәт формалаштырабыз.

Мәктәпләрдә дәүләт флагларын күтәрү уңаеннан, Мәгарифне үстерү институты ректоры, икътисад фәннәре докторы Азат Янгиров үз фикерен белдерде.
— Балаларны дәүләт символикасына җәлеп итү Русия үсеше өчен зур әһәмияткә ия, алар арасында - ил иминлеге һәм суверенитеты, гражданлык формалаштыру, Ватанга хөрмәт һәм патриотик мөнәсәбәт. Флагны күтәрүнең күңелсез чарага әйләнмәве бик мөһим. Тантананы кызыклы итү, әйтик, балаларга флагны казанышлары һәм уңышлары өчен бүләкләү сыйфатында күтәрү хокукын бирү, бу чарага ярыш характеры бирү, мондый балаларның ата-аналарын тантанага чакыру мөһим. Флагны күтәрүне шулай ук төрле чаралар — рәсемнәр, кул эшләре, проектлар конкурслары, патриотик шигырьләр уку, патриотик җырлар башкару белән бергә алып барырга мөмкин, — диде Азат Вәзир улы.

 
 
Фото: bashinform.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас