+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
26 апрель 2022, 08:55

Мөгаллимнәрнең мөгаллиме алар!

Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасына – 30 ел.

Мөгаллимнәрнең мөгаллиме алар!Мөгаллимнәрнең мөгаллиме алар!
Мөгаллимнәрнең мөгаллиме алар!


1990 елда, республика белем бирү оешмаларының ихтыяҗын исәпкә алып, Башкорт дәүләт педагогия институтының Гыйльми советы татар теле һәм әдәбияты укытучыларын әзерләү эшен башларга карар итә – филология факультетында татар бүлеге ачыла. 1991 елда татар теле һәм әдәбияты кафедрасы оештырыла.
Татар теле һәм әдәбияты кафедрасының бүгенге эшчәнлеге хакында аның укытучылары сөйли.

Илшат Насипов,
Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире,
филология фәннәре докторы, профессор, Русия Федерациясе югары һөнәри белем бирү өлкәсенең почетлы хезмәткәре:
— Кафедра тарихында төрле чорлар була: кафедраның аякка басуы һәм үсүе, белем, тәрбия бирү һәм фәнни эшчәнлектә аеруча уңышлы, авырлыкларны җиңеп чыгу, Русиядә мәгариф системасындагы реформалар белән бәйле катлаулы мәсьәләләрне чишү еллары. Бернигә карамастан, без кафедра алдына куелган барлык бурычларны да тормышка ашыра барабыз, һәм бүген ышаныч белән киләчәккә карыйбыз.
2012 елдан коллектив алдында уку-укыту сыйфатын, укыту-тәрбия һәм фәнни-методик эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген күтәрү, халыкара хезмәттәшлекне ныгыту, укытучыларның академик мобильлеген яхшырту, матди-техник базаны заманча таләпләргә һәм дәүләт стандартларына ярашлы ныгыту бурычы куелды. Бу чорда уку-укыту программалары һәм дәүләт стандартлары арасында күчемлелек булдырыла, гомум кабул ителгән нормаларга ярашлы һәм эш белән тәэмин итүчеләрнең таләпләренә туры килерлек белгечләр әзерләү башлана. 2013 елдан педагогик белем бирү юнәлеше буенча көндезге һәм читтән торып уку бүлекләрендә “Күптеллелек шартларында тел” программасы буенча магистрлар әзерләү программасы эшләде. “Педагогик белем бирү” юнәлешенең “Төрки телләр” профиле буенча магистрлар әзерләү программасы да уңышлы тәмамланды. Аспирантурада “10.02.20 Чагыштырма-тарихи, типологик һәм чагыштырма тел белеме” программасы бар. Бу программалар буенча чит ил студентлары да белем ала. “Педагогик белем бирү” юнәлешенең “Татар теле һәм әдәбияты” профилендә өстәмә белгечлекне сайлау хокукы булган бакалаврлар әзерләү программасы тәмам­ланачак. Урта һөнәри белем нигезендә читтән торып уку бүлегендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларын әзерләү тергезелде.
Бүгенге көндә кафедра түбәндәге уку-укыту программалары буенча студентлар кабул итә: “Педагогик белем бирү” юнәлешенең “Татар теле һәм әдәбияты. Инглиз теле” (бакалавриат, көндезге уку); “Туган (татар) теле һәм әдәбияты” (бакалавриат, читтән торып уку); “Күп телле шартларда туган телләр һәм әдәбиятлар” (магистратура, читтән торып уку). Без шулай ук башка кафедралар белән берлектә “Чит телләрне укытуның хәзерге технологияләре” һәм “Мәдәниятара аралашуда телләр һәм әдәбиятлар” профильләре буенча көндезге бүлектә магистрлар әзер­ләүдә дә катнашабыз.
2021 елның 1 сентябренә 170кә якын студент укый – бу республика югары уку йортлары арасында иң зур татар бүлеге. Укырга керергә теләүчеләр саны елдан-ел арта, конкурс күрсәткечләре үсә һәм кабул итү сыйфаты яхшыра. Профориентация эше яңача оештырыла башлады. Бу эшкә студентлар да җәлеп ителә. Татар бүлегенә контракт нигезендә укучылар алына. Чит илләрдән студентлар һәм магистрантлар килә, Казахстаннан, Таҗикстаннан, Төркиядән, Үзбәк­станнан белем алучылар булды. Шуңа күрә бу илләрнең югары уку йортлары белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез.
Педагог осталыгы, югары күрсәткечләре белән уку йортын данлаган укучыларыбыз – безнең горурлыгыбыз. Алар республика күләмендәге “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” конкурсында һәм Бөтенрусия мастер-классында актив катнаша. Күпләре җиңүчеләр һәм призерлар булды. Әйтергә кирәк, бу исемлек елдан-ел тулылана бара. Безнең кафедрадан чыккан белгечләр арасында фән кандидатлары бар, иҗади яктан талантлылары да бихисап.
Татар теле һәм әдәбияты кафедрасында, университетның башка кафедралары укы­тучыларының ару-талусыз хезмәте нәти­җәсендә югары педагогия мәктәбенең иң яхшы белем һәм тәрбия бирү традицияләре салынган. Татар-урыс бүлеген ачу турында карар кабул иткән һәм аны үстергән кеше­ләрнең исемнәре һәрвакыт телдә. Алар әле дә безнең өчен маяк булып тора.
Югары уку йортының һәм институтларның танылган фәнни-методик мәктәпләре белән без бергә үстек һәм уңай күрсәткечләргә ирештек. Ышаныч белән әйтә алабыз, укытучылар һәм укучылар салган ныклы нигез, бүгенге коллективның тырыш хезмәте, татар бүлегенең студентлары, универ­ситетның башка кафедралары, филологик белем бирү һәм мәдәниятара багланышлар институты, М. Акмулла исемендәге БДПУ җитәкчелеге яр­дәмендә Башкортстандагы әйдәп баручы татаристика фәнни-педагогик үзәге булган татар теле һәм әдәбияты кафедрасы киләчәктә дә белем һәм тәрбия бирү өлкәсенең барлык мөһим бурычларын чишү өстендә эшләр.

Раушания Гәрәева,
кафедра мөдиренең уку эшчәнлеге буенча урынбасары, “Татар теле, әдәбияты һәм инглиз теле” уку программасының җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты, доцент:
— Мин педагогия университетын тәмам­лаганнан соң, татар теле һәм әдәбияты кафедрасында эшкә калдым һәм инде 26 ел шунда эшлим. Төрле елларда ассистент, укытучы, өлкән укытучы вазыйфаларын башкардым, бүген кафедра доценты. Төркемебез – татар теле һәм әдәбияты бүлегенең беренче чыгарылышы булды. Безне педагогия институтының һәм Башкорт дәүләт универ­ситетының көчле галимнәре, үз эшенә бирелгән укытучылар укытты.
2004-10 елларда филология факуль­тетының декан урынбасары булып эшләү зур тәҗрибә бирде. Шушы елларда көндезге бү­леккә татар-урыс һәм татар-инглиз белгеч­легенә ел саен 75 студент кабул итә идек. Хәзер уку елы башына көндезге бүлектә бакалавриатта “Татар теле, әдәбияты һәм инглиз теле” профилендә 62 студент белем ала. Икенче профильдән урыс яки гарәп телен, музыка, тарих белгечлекләрен сайлаган студентларыбыз да бар.
Татар бүлеге студентларының педагогик практика җитәкчесе буларак, шуны әйтер идем: нәкъ практика вакытында студент булачак һөнәри эшчәнлек өлкәсен никадәр дөрес сайлавын, әлеге һөнәрнең үзенчә­лекләрен һәм аңа таләпләрне ачыклый. Югары уку йортында педагогик практика укыту-тәрбия процессының аерылгысыз өлеше булып тора. Студентларны республикабыздагы әйдәп баручы мәктәпләргә, татар гимна­зияләренә юллыйбыз, тәҗрибәле укытучыларга беркетәбез. Дөресен генә әйткәндә, студент тормышының иң кызыклы вакыты – ул педагогик практикадыр. Һичшиксез, замана балалары белән эшләү күп көч, белем һәм тәҗрибә сорый, ләкин практикадан студент бермә-бер үсеп, яңа күнекмәләр туплап, иптәшләре, укучылары белән һөнәри аралашуга өйрәнеп кайта. Студент укытучының тәрбияче, җырчы, биюче, төрле проектларны оештыручы икәнлеген күреп, шул тормыш эчендә кайнап яши.
Бездә бик күп конкурслар уза. “Ана теле” студентларның Бөтенрусия педагогик осталык конкурсы – Акмулла университетының бренды. 2009 елда “Ел укытучысы“ республика конкурсына ияреп оештырылып, студентлар­ның ихластан катнашкан һөнәри конкурсы булып китте. Бәйге бик гади, вуз күләмендә генә башланып китте, ләкин ел саен катнашучылар саны арта бара, бүген исә анда югары уку йортларының татар бүлекләреннән генә түгел, ә педагогик колледж укучылары да көч сынаша. Мәсәлән, быел оештырылган конкурста Акмулла университеты, Казан федераль университеты һәм аның Алабуга филиалы, Башкорт дәүләт университетыннан һәм аның Стәрлетамак филиалыннан, Уфа, Кушнаренко, Стәрлетамак, Арча, Яр Чаллы, Минзәлә педагогик колледжларыннан укучылар катнашты. Күрүебезчә, география шактый киң. Конкурсантларны мәртәбәле жюри бәяли. Республиканың иң тәҗрибәле атказанган укытучылары, укытучы-мастерлары, мәгариф алдынгылары булачак татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән күзгә-күз очраша. Бәйге студентлар өчен дә, татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен дә бик фәһемле. Чөнки беренчеләре бу чарада укытучы һөнәренең киң кырлы тормышына кереп, чирканчык ала, икенчеләре исә яшьләр алып килгән энергия, яңа нәтиҗәле һәм мавыктыргыч укыту алымнарын күрә, яңа технологияләр белән таныша, бигрәк тә дистанцион уку платформаларында. Минемчә, студентларның укытучылар белән һөнәри бәйләнеш мәйданчыгына кереп мондый форматта аралашу булдыру – педагогик вуз­ларның мөһим бер бурычы.
Заман укытучысы нинди шәхси һәм һөнәри сыйфатларга ия булырга тиеш? Бу сорауга республика мәктәпләренең алдынгы укытучылары белән берлектә җавап эзлибез. Аларның күпчелеге — безнең студентлар. Мастер-класслар, осталык дәресләрен шушы укытучылар да уздыра. Моның өчен “Акмулла мәктәбе” проекты нәтиҗәле эшләп килә. Соңгы елларда гына әле без ана теле укытучылары Илмера Ахунова, Әминә Әлимбәкова, Әлфия Әсләмова, Римма Галиева, Галия Корбанова һәм башкаларның осталык дәресләрен карадык. Кафедра методисты буларак та республика һәм шәһәр күләмендә оештырылган “Ел укытучысы” конкурсының эксперты буларак та шушы сорауларга җавап эзлим... Конкурста катнашкан һәр укытучының осталыгына, тырышлыгына, кыюлыгына сокланам. Әйе, алар өчен бу – конкурс кына түгел, ә тормыш этабы.
Республикада Мәгариф министрлыгы тарафыннан күп төрле бәйгеләр оештырыла: предмет олимпиадалары, фәнни һәм иҗади конкурслар. Бу бәйгеләр укучылар өчен үзенчәлекле үсеш ноктасы булып тора. Кафедра укытучыларына мондый бәйгеләрдә эксперт буларак еш катнашырга туры килә. Мәсәлән, мин үзем укучыларның республика күләмендә оештырылган “Малая академия наук” бәйгесенең, укучыларның туган телләр һәм әдәбиятлар буенча республика олим­пиадасының, Уфа шәһәрендә укучы­ларның “Танып-белү һәм иҗат” тикшеренү эшләре конкурсының, “Саумы, саумы, әкият!” республика бәйгесенең эксперты булып торам. Еш кына бу бәйгеләрдә без үзебезнең булачак абитуриетларыбызны табабыз һәм, әйтергә кирәк, алар яңа буын кешеләре, алар талантлы, актив, иҗади, һәм бик коммуникатив балалар. Бу сокландыра.

Альбина Хәлиуллина,
тәрбия эшләре буенча җаваплы, “Татар теле һәм әдәбияты” читтән торып уку программасы җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты, доцент, Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре:
— Студентлар, билгеле, уку дәверендә вакытын аудиториядә яисә китапханәдә генә үткәрми. Студент тормышының иң күңелле чоры, бер-берең белән аралашу, бәйрәм-кичәләргә әзерләнү, конкурс-фестивальләрдә катнашу. Бу уңайдан укудан тыш чаралар кафедра каршында һәрдаим һәм кызыклы үтә. Өч дистә ел эчендә татар бүлегендә белем алган укучылар, дәресләрдән тыш, “Тамчылар” әдәби һәм “Мәрҗәннәр” лингвистик түгәрәк­ләрендә иҗади, фәнни мохитне, “Илһам” гәзитен чыгару, татар КВН лигасындагы “Уникс” командасының чагу чыгышларын һәм Казандагы “Русия вузлары һәм ссуз­ларының иң яхшы татар бүлеге” Бөтенрусия конкурсында җиңүләрен искә төшерә ала. Башкортстанның һәм Татарстанның, Ырынбур өлкәсенең төрле районнарына фольклор-диалектологик экспедицияләргә чыгу, мәдәни, фәнни чаралар, Мәскәү, Казан, Ижевск, Төмән, Тубыл, Таулы-Алтай, Алабуга, Яр Чаллы, Караганда, Актүбә шәһәрләрендә үткән стажировкалар әле дә студентлар хәтерендә сакланадыр. Уфаның һәм Башкортстанның күпсанлы музейларындагы кызыклы әңгә­мәләр, Агыйдел буйлап Болгарга сәяхәт, Казан шәһәренең бай тарихи-мәдәни тормышы белән танышу мизгелләре – университетта уку елларының иң җылы хатирәседер.
Бүлек оешкан чордан башлап язучы-шагыйрьләр, фән эшлеклеләре, күренекле шәхесләр белән очрашулар, күләмле чараларны оештыру киң колач белән алып барыла. Мәсәлән, бүлек тарихының елъязмасында Роберт Миңнуллин, Ренат Харис, Рәдиф Гаташ, Марат Кәримов, Марис Нәзиров һәм башка билгеле шәхесләр белән иҗади очрашулар теркәлгән.
Әдәби иҗатка, биергә, җырларга сәләтле студентларыбыз да бихисап булды. Марат Кәбиров, Зәйфә Салихова кебек иҗатчы­ларыбыз әдәбиятта шактый танылу алгач кына безгә укырга килсә дә, биредә алар кызыклы һәм мавыктыргыч мохиттә тагын да үсеш алды, бүген дә кафедра укытучыла­рының шәхси һәм һөнәри сыйфатларын зурлап искә төшерә. Бүлекне тәмамлаучылар арасында илебезнең төрле төбәкләрендә журналистлар, тәрҗемәчеләр, дәүләт оешмаларында эшләүче бихисап укучыларыбыз бар. Хезмәт юлын милли сәнгатькә багышлаган Зилә Шәехова, Фәрзәлия һәм Денис Ибраһимовлар, Илдар Галинуров кебек җырчылар да бездә белем туплады. Мин үзем дә шушында – татар бүлегендә 1995-2000 елларда белем алып, әдәбият галиме, шагыйрә һәм җәмәгать эшлеклесе буларак танылдым, бүгенге көндә кафедрада укытам.
Йомгаклап шуны әйтү урынлы булыр, нинди генә чараны алсак та, аларны оештыруда студентларыбыз зур ярдәмче. Соңгы елларда республика күләмендә үткәрелгән “Тукай моңнары”, “Буыннар сабагы” кебек конкурслардан башлап, төрле заманча уеннар, квест­ларны да нәтиҗәле башкарып чыгу тәҗ­рибәсенә ия алар. Бу чаралар, беренче чиратта, киләчәк укытучылык хезмәтендә аларның оештыру сәләтен формалаштырса, икенчедән, үзен шәхес буларак тәрбияләүдә дә эзсез үтми, дип уйлыйм. Коллективта эшли, башкалар белән аралаша белү, булган белемнәрне урынлы куллану, уртак фикергә килеп, максатка ирешү юлларын күзаллау студентларда үзләренә ышанычны тагын да арттыра. Һәр укучыда бар яктан үсешкән шәхес сыйфатларын тәрбияләү хәзерге заман стандартлары куйган таләп­ләрнең берсе булып тора.

Нурия Хәлиуллина,
фәнни-тикшеренү эшләре буенча җаваплы, “Күптелле даирәдә туган телләр һәм әдәбиятлар” магистратура уку программасы җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты, доцент:
— Татар теле һәм әдәбияты кафедра­сының фәнни-тикшеренү эшләренең төп максаты – педагогик белем бирү юнәле­шендәге фәнни һәм фәнни-педагогик яктан югары әзерлекле, Башкортстанда, чиктәш республика һәм дәүләтләрдә таләп ителгән белгечләр әзерләү, республиканың иҗтима­гый-икъ­тисади, мәдәни үсешен тәэмин итүче чараларда катнашу, туган телләр һәм әдәбиятлар өлкәсендәге эзләнүләр нәтиҗә­ләренең әһәмиятен арттыру. Кафедра “Идел-Урал буенда яшәгән халыкларның рухи һәм матди культурасы” дигән күпкырлы фәнни-тикшеренү темасы буенча эш алып бара.
Кафедраның фәнни-тикшеренү эшләре берничә юнәлешне үз эченә ала. Соңгы биш елда Русия Фәнни фондына төрки телләрне һәм әдәбиятларны тарихи, чагыштырма яссылыкта тикшерүгә һәм системалаштыруга багышланган, җирле сөйләш үзенчәлекләрен барлау белән бәйле проектларга гариза бирелде. Республика Башлыгының Башкортстандагы дәүләт телләрен, туган телләрне саклау һәм үстерү белән бәйле проекты, Русия Мәгариф министрлыгының “Поликультур белем бирүдә күптелле модельне кертүнең чагыштырма тәҗрибәсе (Башкортстан, Татарстан, Төньяк Осетия, Алания, Саха (Якутия) һәм башка республикалар мисалында)” дәүләт заказын тормышка ашыруда катнаштык.
Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы башка кафедралар белән бәйләнештә эш итә. Моны “Күпмилләтле даирәдә туган телләр һәм әдәбиятлар”, “Белем бирүдә чагыштырма филология”, “Чит телләргә өйрәтүдә заманча технологияләр” дип аталган уртак магистратура программаларны тормышка ашыру да ачык күрсәтә. 2021 елда Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе белән берлектә “Русия субъектларының төбәк һәм этномәдәни үзенчәлекләрен исәпкә алган туган телләр буенча уку-укыту программаларын һәм уку әсбапларын төзү тәҗрибәсе” проекты тормышка ашырылды. Башкорт­станның укыту урыс телендә алып барылган мәктәпләрендә “Татар теле” уку предметы буенча 1-9нчы сыйныфлар өчен тугыз уку-укыту кулланмасы, ике уку программасы төзелде. Бу эшнең нәтиҗәләре Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциядә тикшерелде. Хәзер укытучыларга шушы уку кулланмалары белән эшләү өчен методик әсбаплар төзелә.
Кафедра фәнни-тикшеренү, фәнни-методик, урта, махсус белем бирү оешмалары белән хезмәттәшлек итә. Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, тарих институты, Казан Федераль университетының Каюм Насыйри исемендәге институты, Казахстан Респуб­ликасының “Болашак” академиясе белән хезмәттәшлек турында килешүләр төзелгән, Русиянең һәм республиканың башка профильле югары уку йортлары белән тыгыз бәйләнеш булдырылган. Кафедра каршында “Башкортстан Республикасының полиэтник киңлегендә татар теле, әдәбияты, мәдә­ниятенең яшәешен һәм үсешен өйрәнү” фәнни-тикшеренү лабораториясе, Каюм Насыйри белем бирү-мәдәни үзәге, Г. Тукайның Уфага килүенә 100 ел тулуга багышланган “Габдулла Тукай Уфада” дип аталган укыту-мемориаль кабинеты уңышлы эшләп килә. Шулай ук урта, махсус белем бирү оешмалары белән тыгыз бәйләнештә торабыз. Уфа шәһәренең 65нче Татар гимназиясе, 84нче Татар гимназиясе белән хезмәттәшлек турында килешү төзелгән. Нефтекама шәһә­ренең Белем үзәге – 10нчы мәктәбендә инновацион мәйданчык эшли. “Мәктәп – колледж – югары уку йорты” баскычларының бәй­ләнешен тәэмин итүче чаралар үткәрелә. Акмулла Бөтенрусия олимпиадасы, Таулы-Алтайда төрки телләр һәм әдәбиятлар буенча Бөтенрусия олимпиадасы, Ижевскида Милли телләр һәм әдәбиятлар буенча Бөтенрусия олимпиадасы – моның ачык чагылышы. Татар теле һәм әдәбияты буенча укучыларның республика олимпиадасы да Акмулла университеты белгечләреннән башка үткәрелми.
Кафедра даими рәвештә “Татар теле һәм әдәбиятын өйрәнүнең һәм укытуның көнүзәк мәсьәләләре”, “Кардәш халыкларның әдәбият­ларында традицияләр күчемлелеге” Бөтен­русия конференцияләрен, “Телләргә өйрәтү­нең методикасын камилләштерү: алдынгы тәҗрибә алмашу мәйданчыгы” Халыкара онлайн конференция үткәреп килә. Һәр укытучы ел саен Казан, Мәскәү, Стәрлетамак, Саранск, Караганда, Актүбә шәһәрләрдә үткәрелгән дистәдән артык фәнни чарада катнаша.
Югары рейтинглы басмаларда кафедра укытучылары тарафыннан фәнни мәкаләләр әзерләп бастырылып тора.
Кафедра укытучылары барысы да гыйльми дәрә­җәгә ия. 2021 елда кафедра мөдире, филология фәннәре докторы, “Русия Федерациясе халыкларының телләре” диссер­тацияләр яклау советы әгъзасы И. Насипов җитәкчелегендә ике кандидатлык диссертациясе якланды. Кафедра укытучылары, тәҗрибәле фәнни хезмәткәрләр буларак, кандидатлык, докторлык диссер­тация­ләренә оппонент булып тора, рецензияләр, әйдәп баручы оешма бәяләмәләрен яза.
Фәнни-тикшеренү эшчәнлегенең нәтиҗә­ләрен билгеләү өчен ел саен университеттагы барлык кафедраларның күрсәт­кечләре, шулай ук фәнни-педагогик кадрларның нәтиҗәле контракты күрсәткечләре буенча рейтинг төзелә. Соңгы елларда универ­ситетның 33 кафедрасы арасында татар теле һәм әдәбияты кафедрасы фәнни-тикшеренү эшләре буенча беренче дистәдән төшмәсә, Филологик белем бирү һәм мәдәниятара багланышлар институтының 8 кафедрасы арасында ел саен беренче “өчлек”тә килә. Нәтиҗәле контракт күрсәт­кечләре буенча 2019 елда кафедра университет буенча 3нче урынны алып, вузның Мактау грамотасы белән бүләкләнде, ә 2021 елда – ул шулай ук иң алдынгы кафедралар арасында булды.

Сәхифәне Зөһрә ИСЛАМОВА әзерләде.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас