+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
28 апрель 2022, 15:00

Александр Сергеев: “Безнең бурыч— технологик элитаны тәрбияләү"

Русия Фәннәр академиясе президенты Александр Сергеев Башкортстан укучылары өчен ачык дәрес үткәрде.

Александр Сергеев: “Безнең бурыч— технологик элитаны тәрбияләү"Александр Сергеев: “Безнең бурыч— технологик элитаны тәрбияләү"
Александр Сергеев: “Безнең бурыч— технологик элитаны тәрбияләү"
Эш визиты кысаларында Русия Фәннәр академиясе президенты, академик Александр Сергеев җитәкчелегендәге делегация академиянең база мәктәпләрендә булды.

М. С. Пинский исемендәге 83нче инженерлык лицее мәйданчыгында Александр Сергеев Русия Фәннәр академиясе база мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары өчен ачык дәрес үткәрде.

Исегезгә төшерәбез, РФА база мәктәпләре — Русия Фәннәр академиясе һәм Мәгариф министрлыгының уртак проекты. Максаты — фән һәм югары технологияләр өлкәсендә киләчәк карьера өчен яшь талантларны ачыклау һәм әзерләү. Мондый хезмәттәшлек төбәкләрнең һәм тулаем илнең интеллектуаль потенциалын үстерүгә ярдәм итә.

Укучылар белән очрашуны Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова үткәрде.
"Башкортстанның биш уку йортының Русия Фәннәр академиясенең база мәктәпләре арасына керүе — төбәкнең гомуми белем бирү системасын үстерүдә көчле стимул”, — дип билгеләп үтте сенатор.

"Русия Фәннәр академиясе база мәктәпләре" федераль проектында Русиянең 32 субъектыннан 108 мәктәп катнаша. Республика данын проектта Уфа шәһәренең М. С. Пинский исемендәге 83нче инженерлык лицее, Стәрлетамакның 1нче гимназиясе, Нефтекаманың 1нче лицее, Уфа шәһәренең 64нче гимназиясе, 93нче физика-математика лицее тәкъдим итте.

“Безнең бурыч — технологик элитаны тәрбияләү", — дип башлады үз чыгышын академик Александр Сергеев. РФА президенты фикеренчә, республика фәнни-техник өлкәдә актив катнаша һәм проектларны гамәлгә ашыра, шуның белән илнең технологик киләчәген кадрлар белән тәэмин итә. “Республикада Евразия фәнни-мәгариф үзәге булдырылган, яңа студентлар кампусы төзеләчәк, галимнәргә грант ярдәме киң үсеш алган", — дип билгеләп үтте Александр Сергеев.

Академик сүзләренчә, РФА база мәктәпләренең 1500дән артык укучысы үз фәнни проектларын алып бара, ә бу мәктәпләрнең педагоглары даими рәвештә үз компетенцияләрен арттыра. Һәм, нәтиҗә буларак, РФА база мәктәпләрен тәмамлаучыларның 90 проценттан артыгы илнең дәрәҗәле югары уку йортларына керә.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас