+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
28 апрель 2022, 10:40

«Профессионалитет» проектында катнашучылар арасында килешү төзелде

27 апрельдә Уфада «Профессионалитет» федераль проектында катнашучылар арасында килешүгә кул куелды.

«Профессионалитет» проектында катнашучылар арасында килешү төзелде«Профессионалитет» проектында катнашучылар арасында килешү төзелде
«Профессионалитет» проектында катнашучылар арасында килешү төзелде
Килешү предметы булып Башкортстанда урта һөнәри белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларын һәм икътисадның реаль секторында эшләүче оешмаларны «Мәгарифне үстерү» Русия Федерациясе дәүләт программасының «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында интеграцияләү нигезендә машина төзелеше тармагының белем бирү-җитештерү үзәген (кластерын) төзү һәм үстерү тора.

- Башкортстан - Русиянең "Профессионалитет" федераль проектында катнашучы 42 субъектының берсе. Республика икътисадының өстенлекле тармакларының берсе машина төзелеше булуын исәпкә алып, Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан "Машина төзелеше" тармагы буенча белем-җитештерү үзәген (кластерны) төзүгә заявка әзерләнгән иде. Конкурста сайлап алу нәтиҗәләре буенча безнең республика җиңүче дип игълан ителде, - дип сөйләде Башкортстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Инесса Косолапова.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас