+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Мәгариф
28 Апреля 2022, 16:00

Укучылар эшлекле уенда катнашты

Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтайда “Русия Федерациясе Дәүләт думасы моделе” эшлекле уенын үткәрделәр.

Укучылар эшлекле уенда катнаштыУкучылар эшлекле уенда катнашты
Укучылар эшлекле уенда катнашты
Бүген Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтайда ел саен үткәрелә торган “Русия Федерациясе Дәүләт думасы моделе” фәнни-гамәли эшлекле уен узды. Республика яшьләре командалар составында үзләрен закон чыгару башлангычы авторлары ролендә сынап карый алды.

Уен биш этаптан торды: сайлап алу, закон проектын әзерләү, алдан сайлап алу, эшлекле уен һәм нәтиҗәләр ясау. Уен барышында катнашучылар, экспертларның һәм көндәш командаларның сорауларына җавап биреп, эшләнгән закон проектларын тәкъдир итте. Закон чыгару башлангычлары җәмгыятьнең актуаль проблемаларын хәл итүгә юнәлтелгән иде.

Өч ел эчендә беренче тапкыр уенда Бөтенрусия олимпиадаларында күп тапкырлар җиңүгә ирешкән мәктәп укучылары командасы катнашты. Экспертлар һәм оештыручылар чара форматын киңәйтү турындагы планнары белән уртаклаштылар.

Оештыру комитетыннан бүләкләрдән тыш, экспертлар составы иң яхшы спикер өчен махсус бүләк тапшырырга карар кылды. Мондый спикер булып “Последняя капля” командасы вәкиле Артур Сәйфуллин танылды.
 
 

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас