+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
28 апрель 2022, 16:50

Вузларга бюджет урыннары арта

Башкортстан абитуриентлары укырга керү өчен документларны онлайн тапшыра ала.

Вузларга бюджет урыннары артаВузларга бюджет урыннары арта
Вузларга бюджет урыннары арта

Башкортстан һәм илнең югары уку йортларына укырга керү өчен теләсә кайсы ноктадан онлайн-режимда гариза бирергә була. Бу белем алу мөмкинлеген арттырачак.


Башкортстан югары уку йортлары икенче ел “Дәүләт хезмәтләре” аша “Вузга онлайн укырга керү” сервисы ярдәмендә абитуриентларның гаризаларын кабул итә. Узган елда ул вузларда тест режимында эшләгән.

Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, республиканың 7 төп югары уку йорты бакалавриат, специалитет һәм магистратура программалары буенча 2022/23 уку елына 12 381 бюджет урынына абитуриентлар кабул итәчәк. Шул исәптән аспирантурага – 151 кеше (2021/22 уку елында – 127), ординатурага 933 кеше (2021/22 уку елында – 715).

Юнәлешләр буенча саннар түбәндәгечә:
мәгариф һәм педагогика — 2371 урын;
геология, тау эше, нефть-газ эше һәм геодезия – 925;
машина төзелеше – 870 урын;
информатика һәм исәпләү техникасы - 869;
клиник медицина – 807 урын.

“Әгәр элек сервис бюджет урыннарына керү өчен генә кулланылса, быел ул бюджеттан тыш керүчеләргә дә, шулай ук максатлы һәм ташламалы бюджет кабул итү урыннарына да эшләячәк. Конкурс исемлекләрен яңарту системасы да эшләп бетерелде: статусларны үзгәртү берьюлы булачак. Бу берьюлы берничә белгечлек һәм юнәлешләр буенча гариза бирүче абитуриентлар өчен мөһим. Алар конкурсны реаль вакыт режимында күзәтә алачак", — дип белдерде Русия мәгариф министры Валерий Фальков.

Бу елда Русия югары уку йортларында, 2021-22 уку елындагы белән чагыштырганда, бюджет урыны 11 мең 546га артачак. Шулай итеп, 558 мең 44 кеше бюджетка укырга керә алачак.

Иң күп урыннар медицина, педагогика, авыл хуҗалыгы өлкәләренә, инженер белгечлекләренә һәм ясалма интеллект буенча бирелгән.
Сервиска сылтама https://www.gosuslugi.ru/vuzonline.

 
 
Фото: omgtu.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас