+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
29 апрель 2022, 05:35

БДИ оештыручылар белемнәрен камилләштерде

Кырмыскалы авылының 2нче урта мәктәбе базасында, республиканың башка районнарындагы кебек үк Бердәм дәүләт имтиханнарын үткәрү пунктлары хезмәт­кәрләре өчен укулар оештырылды.

БДИ оештыручылар белемнәрен камилләштердеБДИ оештыручылар белемнәрен камилләштерде
БДИ оештыручылар белемнәрен камилләштерде
Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгына ярашлы, мондый чаралар ел саен оештырыла һәм имтихан үткәрү пунктлары хезмәткәрләрен имтихан материалларының тулы комплектын бастыру технологияләре кулланып үткәрергә өйрәтүне күз уңында тота. Гомумән, мондый тикшерү алда торган дәүләт имтиханнары оешкан һәм укучылар өчен уңайлы үтсен өчен зур әһәмияткә ия.
Район мәктәпләренең Бердәм дәүләт имтиханына җәлеп ителәчәк укытучылары, бер мәйданчыкка җыелып, алда торган эшнең асылы белән танышты, белемнәрен камилләштерде, янә бер тапкыр имтихан материалларын үзләре бастырып, аларның дөреслеген карап чыкты, бланкларны тутырды һәм урыс теле буенча белемнәрен тикшереп карады.
Әлбәттә, бирегә җыелучыларның дәүләт имтиханнарын үткәрүдә тәҗрибәсе бай, шулай да әледән-әле яңалыклар, үзгәрешләр кертелеп тора, шуңа да зур кампания алдыннан мондый чаралар оештыручылар өчен бик мөһим. Бу көнне дә район мәгариф бүлеге белгечләре һәм экспертлар, эшнең асылын энәсеннән җебенә кадәр күрсәтеп, килеп туган сорауларга җавап бирде.
Гомумән алганда, тикшерү чарасы нәтиҗәләре буенча техника да сынатмады, укытучылар да бурычларын лаеклы башкарып чыкты.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас