

Монда балалар сәламәтлеген ныгыта гына түгел, күп дуслар таба, яңа, кызыклы белем һәм кыйммәтле тәҗрибә ала. Лагерьга бару онытылмаслык күп тәэсирләр калдыра. Җәй башлангач, ата-аналар баласын ял иттерүне планлаштыру һәм лагерьны ничек дөрес сайларга дигән авыр сорау белән очрашалар. Хәзерге вакытта бик күп санда балалар лагерьлары бар, безнең белешмә сайларга ярдәм итәчәк.
Балалар сәламәтләндерү лагерьлары эшчәнлеге санитар-эпидемиологик кагыйдәләргә һәм нормативларга туры килү турында санитар-эпидемиологик нәтиҗә булган очракта гына гамәлгә ашырыла. Шуңа күрә, тәүлек буе эшләүче лагерь сайлаганда, ата-аналар http://02.rospotrebnadzor.ru/content/256/41131/ сайтында балалар ялын оештыру һәм аларны сәламәтләндерү эшчәнлегенә санитар-эпидемиологик бәяләмә алуын-алмавын тикшерә алачак.