+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
6 Май 2022, 14:31

Фәһемле экскурсия

Дүртөйле шәһәренең 2нче лицееның 4 “б” сыйныфы укучылары “Аргамак” атлы-спорт комплексына экскурсиягә барды.Укучыларны балаларга өстәмә белем бирү үзәге белгече Наилә Шәрәфетдинова каршы алды, комплекс буйлап кызыклы һәм фәһемле экскурсия үткәрде.

Фәһемле экскурсия
Фәһемле экскурсия

– Атлар – бик акыллы җан ияләре. Аларның һәркайсысының үз холкы, гадәтләре бар, — дип бәян итте ул. – Атлар бер-берсен генә түгел, кешеләрне дә бик яхшы аңлый. Безнең комплекска төрле яшьтәге балалар йөри. Алар арасында физик мөмкинлекләре чикле булган кызлар һәм малайлар да бар. Балалар церебраль параличы, төрле психик тайпылышлар булганда иппотерапия бик файдалы.
Ат өстенә утырып йөргәндә аның аркасындагы мускулларның хәрәкәте җайдакның аякларына йомшак итеп үзенчәлекле массаж ясый, җылыта (атның тән температурасы кешенекенә караганда 1,5 градуска югарырак), бу адәм баласының аякларында кан йөрешен яхшырта. Атка атланып йөргәндә, гәүдә тигезлеген сакларга тырышу нәтиҗәсендә, гадәти тормышта хәрәкәтсез булган мускуллар эшкә кушыла, бу исә – авыруларга бик зур файда.
Моннан тыш, атка атланып йөрү вак моториканы яхшырта, дөньяны гармонияле кабул итүгә булыша. Атлар белән аралашу җанны тынычландыра. Әйткәндәй, атлар ярдәмендә дәвалау алымнарын борынгы заманнарда ук белгәннәр. Һәрхәлдә, иппотерапия хакында Борынгы Греция галиме Гиппократ хезмәтләрендә дә язылган.
Наилә Тәлгать кызы, укучыларга араннардагы атларны күрсәтеп, аларны алма, кишер, шикәр белән сыйларга да рөхсәт итте. Балалар төрле токымлы атлар белән танышты, кайсысының нинди мәртәбәле бәйгеләрдә җиңүе турында да белде. Понилар да аларның күңеленә хуш килде. Хайваннар каралтысындагы чисталык, тәртип һәркемне сокландырды.
– Комплекста үз һөнәрен һәм атларны чын күңелдән яратучы кешеләр эшли икән! – дип нәтиҗә ясады кунаклар.
Экскурсия вакытында балалар атлар турында бихисап кызыклы мәгълүмат алды, “Аргамак” өстәмә белем бирү үзәгенә язылырга карар итүчеләр дә булды.

Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Фото: М.Латыйпова

Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: