Космонавтика атналыгында балалар бик теләп катнашты, галәм, йолдызлар темасына алар өчен берсеннән-берсе мавыктыргычрак, фәһемлерәк чаралар оештырылды. Туган илебезнең батыр космонавтлары хакында да, галәмнең күңелне арбар серләре турында да бәян ителде аларда.
12нче “Фиксиклар” төркеменә йөрүче кызлар һәм малайлар атналыкта аеруча зур активлык күрсәтте, тәрбиячеләре Айгөл Ибраһимова һәм Алина Зыяпова белән галәм темасына бихисап чараларда катнашты. Җиһан төзелеше, йолдызларның төрләре, Юрий Гагаринның беренче тапкыр Җир тирәли очышы турында махсус әдәбият белән танышудан тыш, кызлар һәм малайлар бергәләп үз куллары белән Кояш системасының макетын ясады. Атналык барышында балалар бакчасында “Чиксез галәм” күргәзмәсе җәелдерелде. Аның өчен балалар әти-әниләре белән табигый материаллардан төрле әйберләр эшләде.
Атналык “Ләйсән”дә тәрбияләнүче балаларның күңелен — якты тәэссоратлар, аңын яңа белемнәр белән баетты, иң мөһиме – кечкенә йөрәкләренә ватанпәрвәрлек хисләре салды. “Галәмгә сәяхәт” атналыгы балаларыбыз өчен генә түгел, безгә, өлкәннәргә дә кызыклы булды, — диде тәрбияләнүчеләребезнең әти-әниләре.
Айгөл Ибраһимова,
Алина Зыяпова,
“Ләйсән” балалар бакчасы тәрбиячеләре.
Фото: Р.Хаҗипова