+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
11 Май 2022, 16:45

Быел җәй балаларның ялы ничек оештырыла?

Бу хакта бүген Хөкүмәттәге оператив утырышта мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин сөйләде.

Быел җәй балаларның ялы ничек оештырыла?
Быел җәй балаларның ялы ничек оештырыла?
Башкортстанда быел балаларның җәйге ялын һәм савыктыру эшен оештыруга 1 миллиард 798 миллион сум акча бүленәчәк. Бу хакта бүген Хөкүмәттәге оператив утырышта мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин белдерде.
Агымдагы елның 5 маена республика территориясендә урнашкан балаларның ял һәм сәламәтләндерү оешмалары реестрында 1545 оешма (2021 елда – 1462 оешма) тора.
2021 елда гамәлдә булган барлык төрдәге лагерьлар саны буенча Башкортстан Идел буе федераль округы төбәктәге арасында икенче урында.
Башкортстанның муниципаль районнары һәм шәһәр округлары мәгълүматлары буенча, агымдагы елның җәйге чорында 400 мең чамасы баланы ял итүнең барлык формалары белән колачлау планлаштырыла, бу мәктәп яшендәге балаларның гомум саныннан 78,6 процент тәшкил итәчәк (агымдагы елда республикада мәктәп яшендәге балаларның гомум саны 508 342 кеше).
Муниципалитетлар тарафыннан “#КаникулыДетиБашкортостана” проекты кысаларында төрле юнәлешләр буенча профильле һәм тематик сменалар үткәрү каралган. Шулай ук республикада җәйге сәламәтләндерү кампаниясе чорында «#TERRAДЕТСТВО» проектын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. Шул ук вакытта тәрбия эшенең һәм каникул чорында балаларның ялын оештыруның бер формасы буларак онлайн-сменалар оештырылачак. Әлеге эш төре 2020 елдан гамәлгә кертелгән һәм укучылар арасында үз ихтыяҗын күрсәтте.
Төбәкнең Мәгариф һәм фән министрлыгы башка министрлыклар һәм ведомстволар белен берлектә республика профильле сменаларын үткәрәчәк. Шулай ук җәйге чорда Башкортстан тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү буенча “Йәйләү” профильле сменасы оештырылачак.
Быел беренче тапкыр Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча, пляжлар һәм бассейннар белән җиһазландырылган 19 шәһәр яны стационар лагерьларында, 7720 баланы колачлап, “Йөзүгә өйрәтү” программасы тормышка ашырылачак.
Узган елдагы кебек үк, быел республикада ата-аналар өчен шәһәр читендәге стационар лагерьларга юлламалар бәясен компенсацияләүнең ике төре каралган.
Беренче – юллама бәясенең 70 процентын кире кайтару - әти-әниләр https://rest.edu-rb.ru/ сайты аша гариза биргән очракта. Агымдагы елда компенсация күләме – 13 874,4 сум.
Икенчесе – 30 процент (5934,60 сум) күләмендә. Ата-аналар юлламаны https://мирпутешествий.рф/ порталы аша алган очракта, “Балалар кешбэгы” программасы.
Узган елда республика Башлыгы ярдәме белән 26 мәктәп яны лагере һәм 24 шәһәр яны стационар лагере капиталь һәм агымдагы ремонт үткәрүгә, кирәкле җиһазлар сатып алуга республика бюджетыннан 218 миллион сум күләмендә финанс ярдәме алган. Быел 9 лагерь ел әйләнәсе эш режимына күчә.
Агымдагы елда шәһәр яны лагерьларының тулылануы узган елдагы кебек 75 процент түгел, ә 100 процент булачак. Шулай ук ачык һавада киңкүләм чаралар үткәрү дә рөхсәт ителә. Хезмәткәрләр смена башланырга 2 көн кала COVID-19га ПЦР тапшырачак. Әлеге тикшерү республика акчалары хисабына бушлай үткәреләчәк.
 
Динар Кәлимуллин фотосы.
Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: