+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
12 Май 2022, 16:40

Җиңүчеләргә — 100әр, призерларга 60ар мең сум!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә республика укучыларының уңышлары турында хәбәр итте.

Җиңүчеләргә — 100әр, призерларга 60ар мең сум!
Җиңүчеләргә — 100әр, призерларга 60ар мең сум!
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге үзенең рәсми битендә республика укучыларының Бөтенрусия олимпиадасындагы уңышлары турында язды.

"Укучыларыбыз елдан-ел Бөтенрусия олимпиадасындагы уңышлары белән сөендерә. 2019 елда призерлар һәм җиңүчеләр саны буенча, 100 мең кешегә исәпләгәндә, безнең республика илдә 35нче урында иде. 2020 елда нәтиҗәләр ясалмады. Узган ел йомгаклары буенча Башкортстан 16нчы урынга күтәрелгән, ә агымдагы елда бу күрсәткеч буенча илдә 10нчы урынны алдык. Лаеклы нәтиҗә! Укучыларны котлыйм һәм аларның укытучыларына яхшы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәм", — дип яза республика җитәкчесе.

Төбәк җитәкчесе Башкортстанда талантлы укучыларны һәм аларның укытучыларын бүләкләү системасы булдырылуын да искәртте.

"Мондый укучылар вузга имтихансыз керү хокукын ала. Республика сәләтле укучыларга һәм аларның педагогларына актив ярдәм күрсәтә. Бездә, ярышлар дәрәҗәсенә карап, бүләкләү системасы каралган, без аны 2018 ел ахырында эшләдек.

Мәсәлән, Бөтенрусия олимпиадасының йомгаклау этабында җиңү яулаган өчен – 100әр мең, призерларга 60ар мең сум акча түлибез. Моннан тыш, ел саен без республика Башлыгы стипендиаты итеп 100 укучыны сайлыйбыз, алар уку елы дәвамында ай саен 3әр мең сум акча ала. Бу юнәлештә алга таба да эшне дәвам итәчәкбез, талантларыбызга ярдәм итәчәкбез. Һәм, әлбәттә, яңа җиңүләр көтәбез", — дип ассызыклады Радий Хәбиров.

 
 
Фото: төбәк Башлыгының социаль челтәрләрдәге рәсми битеннән.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: