Финалга үткән гаризалар саны буенча УДНТУ алда бара. Бу югары уку йорты финалистлар саны буенча барлык университетлар арасында Русия буенча өченче урынны алды. Уфа нефть университеты студентлары 62 проектның 27сен it-юнәлеш буенча әзерләгән. Башкортстан студентларының кайбер проектлары якын киләчәктә тормышка ашырылачак.
УДНТУның технологияләр трансферы идарәсе башлыгы Сергей Гладких сүзләренә караганда, студентлар белән эшләү бик мөһим, бигрәк тә хәзер, ил икътисады импортны алыштыруга юнәлтелгән вакытта.
"Бу агымдагы халыкара ситуациядә һәм Владимир Путинның Русиядә фән унъеллыгын игълан итү турындагы указы нигезендә аеруча актуаль. Студент эшкуарлар хәзерге вакытта ил алдында торган берничә чакыруга җавап таба алыр дип ышанабыз", - дип билгеләп үтте Гладких.
Фото: tambov.bezformata.com