+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
13 Май 2022, 16:25

Укучылар арасында премия алучылар арта

Башкортстанда талантлы укучыларны һәм аларның укытучыларын бүләкләү системасы булдырылган.

Укучылар арасында премия алучылар арта
Укучылар арасында премия алучылар арта
Башкортстан берничә ел рәттән Бөтенрусия мәктәп укучылары олимпиадасы җиңүчеләре һәм призерлары рейтингында күтәрелә. Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге үзенең рәсми битендә республика укучыларының Бөтенрусия олимпиадасындагы уңышлары турында язган иде. Башкортстанда талантлы укучыларны һәм аларның укытучыларын бүләкләү системасы булдырылган.
Республика Башлыгының 2018 елның 6 ноябрендәге Указы белән Бөтенрусия мәктәп укучылары олимпиадалары һәм башка Бөтенрусия һәм төбәкара олимпиадалар һәм конкурсларда җиңүчеләргә, шулай ук аларны әзерләгән педагогик хезмәткәрләргә Башкортстан Республикасы Башлыгы премияләрен тапшыру расланды.
2018 елда премиягә 226 кеше – 135 укучы һәм 91 педагог лаек булды. 2019 елда премияләрне 454 кеше – 287 укучы һәм 167 педагогик хезмәткәр алды.
2020 елда премия алучылар саны 677 кешегә кадәр арткан — аңа 424 укучы һәм 253 педагогик хезмәткәр лаек булган.
Былтыр премияне 725 кеше – 442 укучы һәм 283 педагогик хезмәткәр алган.
Бөтенрусия олимпиадасының йомгаклау этабында җиңү яулаган укучылар – 100әр мең, призерлар 60ар мең сум акча ала. Аларны әзерләүче укытучылар да шулай ук ала. Шулай ук, Русия Фән һәм югары белем бирү министрлыгы тарафыннан расланган төрле олимпиада җиңүчеләре 3-10ар мең сумга кадәр премия ала.
Моннан тыш, ел саен республика Башлыгы стипендиаты итеп 100 укучы сайлап алына, алар уку елы дәвамында ай саен 3әр мең сум акча ала.
 
Фото: Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтыннан.
Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: