М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының 55 еллыгы кысаларында Филологик белем бирү һәм мәдәниятара багланышлар институтынның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы ачылуга 30 ел тулуга багышланган чаралар узды.
Бу көн котлауларга, бүләкләргә, җылы очрашуларга һәм аралашуларга, истәлекләргә бай булды. Кафедра үзенең кошчыкларын – төрле елларда белем алган студентларын иртәнге якта ук каршы ала башлады. Килгән кунакларга уку аудито-рияләре, кабинетлар, фәнни-тикшеренү һәм фәнни-белем бирү лабораторияләре, фәнни-методик остаханәләр һәм компе-тенцияләрне үстерү үзәкләре буенча экскурсия оештырылды. Аннан соң “Татар филологиясен өйрәнү һәм укытуның актуаль проблемалары” Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышы үз эшен башлады. Монда БДПУны төрле елларда тәмамлаган һәм бүгенге студентлар, ветеран укытучылар, кунаклар, шагыйрьләр, журналистлар, иҗтимагый оешма вәкилләре катнашты.
Пленар утырышны М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор, Русия Федерациясе югары һөнәри белем бирү өлкәсенең мактаулы хезмәткәре Илшат Насыйпов ачты. Конференция утырышы БДПУның шәрәфле профессоры Роберт Миңнуллинны, татар кафедрасының беренче мөдире, БДПУның шәрәфле профессоры Лотфулла Хәбибовны бер минут тынлык белән искә алудан башланды.
Конференциядә катнашучыларны Та-тарстанның Башкортстандагы даими вәки-ле урынбасары Марат Вәлиев сәләмләде һәм Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыгы бүләкләрен тапшырды. Кафедра мөдире Илшат Насыйповка – “Мактаулы остаз” билгесе, кафедра доцентлары Альбина Хәлиуллина белән Нурия Хәлиул-линага — “Мәгарифтәге казанышлары өчен” билгесе, кафедра укытучысы Фаил Фәтхетдиновка Мактау грамотасы тапшырылды.
Татар кафедрасының тәүге укытучыларының берсе Альмира Ногмановага, доцент Раушания Гәрәевага, укытучылар Лилия Буранбаевага, Снежана Замановага Бөтендөнья татар конгрессының “Татар миллә-тенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медале, шулай ук, кафедрага кыйммәтле бүләк тапшырылды. Бу көнне Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалы татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы мөдире Илсур Мансуровка “Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан” истәлек билгесе дә тапшырылды.
Әлеге чарада якташларыбыз, Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ, күренекле галим, филология фәннәре докторы, профессор Ким Миңнуллин да катнаштылар. Аларның икесенә дә “БДПУның шәрәфле профессоры” исеме бирелде.
Иң чагу котлауларның берсе Филологик белем бирү һәм мәдәниятара коммуника-цияләр институты укытучыларының тәбрикләве булды. Алар котлауларын татар, урыс, француз, инглиз, немец телләрендә җиткерде. Кафедрага, шулай ук, чит илләрдәге хезмәттәшләре видеоязма аша котлау сүзләре җиткерде.
Бәйрәмнең икенче өлеше татар бүлеген тәмамлаучылар һәм бүгенге студентларның фестивале белән башланды. Бу чара җыр-моңга, чагу һәм онытылмас истәлекләргә, бүләкләргә бай булды. Студентларның һәркайсы укыткан укытучыларына рәхмәт сүзләрен җиткерергә ашыкты. Тормыш юлында зур казанышларга ирешүләре нәкъ шушы кафедрада төпле белем алып, алларында зур ишекләр ачылуга бәйле икәнлеген ассызыкладылар. Ә андый кешеләр бу көнне бихисап булды.
Тантаналы чара зур концерт белән тәмамланды. Монда да котлаулар, бүләкләүләр дәвам итте.
Фәнисә Гафуровага, Флорида Абдуллинага, Динә Мәхмүтшинага күпьеллык намуслы хезмәтләре һәм Башкортстанның мәгариф системасын үстерүгә зур өлеш керткән өчен М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының Рәхмәт хаты тапшырылды. Аларны санлы үсеш һәм фәнни эшчәнлек буенча проректор Әскар Фазлыев тапшырды.
Дәүләт думасының Милләтләр эшләре буенча комитеты рәисенең Рәхмәт хаты белән туган телне, әдәбиятны һәм милли гореф-гадәтләрне саклап калуга һәм үстерүгә зур өлеш керткән өчен Илшат Насыйпов белән Альбина Хәлиуллина бүләкләнделәр. Аны Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Римма Үтәшева тапшырды.
Дәүләт җыелышы-Корылтайның Фән, мәгариф, мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте комитеты рәисе Раил Әсәдуллин Дәүләт җыелышы-Корылтайның Рәхмәт хатларын тапшырды. Аларга Мәгариф һәм фән оешмалары арасында хезмәттәшлекне ныгытуга зур өлеш керткән өчен филология фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһи-мов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин һәм Казан шәһәренең 180нче күппрофильле полилингваль гимназиясе директоры Илдар Салихов лаек булдылар.
Яшь буынны укыту һәм тәрбияләү эшенә, актив җәмәгать эшчәнлегенә өлеш керткән өчен Нефтекама шәһәренең 10нчы урта мәктәбе директоры Наилә Камалетдинова, Уфа шәһәренең 65нче татар гимназиясе директоры Әнфисә Галимҗанова, Уфа шәһәренең 84нче татар гимназиясе директоры Равил Идрисов Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтайның Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
Сәхнәгә бер-бер артлы танылган җырчылар, бию коллективлары чыкты.
Танылган гармунчылар Айдар белән Алмаз Юнысовлар, популяр җырчылар Фәнәви Салихов, Дамира Сәетова, Флера Шәрипова, Илдар Галинуров, “Нур” театры артистлары, студентларның, бию коллективларының чыгышлары ямь өстенә ямь булды. Ә инде Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимовның чыгышы бәйрәмгә тагын да зуррак абруй-дәрәҗә өстәде.
Зөһрә ИСЛАМОВА.