+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
14 Май 2022, 17:15

“Уңдырсаң да, туңдырсаң да үз кулыңда”

Дүрт дистә ел гомерен укытучы һөнәренә багышлаган Нәҗибә Кадыйрова шулай ди.

“Уңдырсаң да, туңдырсаң да үз кулыңда”
“Уңдырсаң да, туңдырсаң да үз кулыңда”


Кем генә үзенең беренче укытучысын зур хөрмәт белән телгә алмый икән? Минемчә, һәркай­сыбызның иң матур балачак хатирәләре, шатлык-борчулары, беренче дулкынланулары нәкъ менә мәктәп еллары һәм беренче укытучысы белән бәйле.

Нәҗибә Кадыйрова Әбҗәлил райо­нының Әүмеш авылында җиде балалы гаиләдә туып-үскән. Таштимер урта мәктәбенең сигезенче сыйныфын тә­мам­лаганнан соң Сибай педагогия училищесына укырга керә. Тырыш кыз аны уңышлы тә­мам­лый.
– Мин үземнең беренче укытучым үрнәгендә шушы һөнәрне сайладым һәм беркайчан да үкенмә­дем. Флүрә апа Газизова белән әле дә аралашып яшибез. Туган якларыма кайтканда аның янына кереп, хәлен белеп, сөйлә­шеп утырмыйча киткәнем юк, – ди Нә­җибә Һади кызы. – Педагогия училищесын тә­мамлагач, юллама буенча Илеш районына эшкә җибәрделәр. Ахирәтем Зифа Галикәева белән юлга чыкканда берни уйламадык. Әйтерсең лә кунакка барабыз да, кире кайтачакбыз. Эшкә киткәндә әнием: “Балам, яхшы кешеләр юлдаш булсын”, – дип озатып калды. Аллаһка шөкер, әниемнең теләгән теләкләре чынга ашты. Тормыш юлымда яхшы кешеләр генә очрап торды.
1981 елның август аенда кулларына зур чемодан тоткан 19 яшьлек ике кыз Илеш районының мәгариф бүлегенә килә. Бүлек мөдире Рәис Әхмәдуллин аларга: “Кызлар, юллама буенча өч ел эшләү мотлак. Ә инде аннан да күбрәк эшләргә ниятләсәгез, мин шат кына”, – ди. Шулай итеп, Зифа – Татыш урта мәктәбенә, ә Нәҗибә Бәләкәй Бишкурай мәктәбенә башлангыч сыйныф укытучысы итеп тәгаенләнәләр.
Нәҗибә Һади кызы барлык тырышлыгын, белемен салып, яшьлек дәрте белән эшкә керешә. Укучылары алдында – мәртәбәле укытучыга, ата-аналар, авылдашлары арасында үз кешегә әйләнә ул.
Бәләкәй Бишкурай башлангыч мәктәбе утын ягып җылытыла торган бинада урнашкан була. Бу уңайсызлыкларны искә дә ал­мый, кечкенә балалар күңеленә юл табып, йөрәк җылысын биреп эшли яшь укытучы. Ата-аналар белән дә төрле чаралар оештыра. Авыл сәхнәсендә узган тамашаларда да актив катнаша. Матбугатка язылуны оештыруны да үз өстенә ала. Почта хезмәткәре белән өйдән-өйгә йөреп, гәзит-журналлар алдыруның никадәр кирәклеген аңлата.
Өч ел эшләргә дип килгән кыз туган якларына кайтырга ашыкмый. Киресенчә, өч елдан соң ул Бишкурай авылы егете Илшат Кадыйровка кияүгә чыга, гөрләтеп туй ясыйлар. Яшь кыз Зәбирә белән Тимерзаһит Кадыйровлар гаиләсенә килен булып төшә. Үзләренең кызлары да укытучы һөнәрен сайлаган, шуңа күрә дә бу һөнәргә хөрмәт белән караган, нечкәлекләрен аңлаган гаиләдә, киленнәренең дә укытучы булуы гаҗәп түгелдер.
– Читтән торып югары белем алганда, кечкенә баламны бианам белән биатам бер авырсынмый карады, тәрбияләде. Сессия вакытында мин тыныч күңел белән укысын өчен барысын да эшләделәр. Инде якты дөньяда булмасалар да, мин аларга һаман рәхмәтлемен. Нәкъ шушы гаиләгә килен булып төшүемә дә шатмын. Ирем Илшат белән җитеш, мул тормышта пар канатлар ышыгында кызыбыз Гөлчәчәк белән улыбыз Илнурны тәрбияләп үстерүебез белән чиксез бәхетлемен. Бүген инде без картәни-картәти булу бәхетенә дә ирештек, биш оныгыбыз үсә, – ди Нәҗибә Кадыйрова.
Хезмәтенә җаваплы караган, һәр эштә төгәллек яраткан, гадел, таләпчән укытучыны авылдашлары төрле җәмәгать эшләренә дә җәлеп итә. Нәҗибә апа берничә чакырылыш авыл Советы депутаты итеп сайлана. Агитатор вазыйфасын да намус белән башкара.
Нәҗибә Кадыйрова 25 ел Бәләкәй Бишкурай башлангыч мәктәбендә укытканнан соң, Бишкурай урта мәктәбенә туган телләр буенча директор урынбасары итеп күчерелә. Бу вазыйфада да үзен сынатмый, тырышып эшләвен дәвам итә. Инде 41 ел хезмәт стажы булган укытучы үзе укыткан, тормыш юлына җитәкләп алып кергән бихисап укучыларының уңышларына сөенеп, борчуларын уртаклашып, хәлләрен белешеп яши.
– Иң беренче укучыларым инде үзләре картәни-картәти булдылар. Шулай булуга карамастан, алар мине онытмый. Бәйрәмнәрдә котлау сүзләре юллыйлар, очрашып торабыз. Кайчандыр укучы­ларымның кечкенә күңелләренә изгелек орлыклары сала алганмын икән, димәк, дөрес юлдан барганмын. Укучыларыңның уңышларын күреп, белеп яшәүдән дә зуррак бәхет юктыр, – ди гомерен укытучы һөнәренә багышлаган Нәҗибә апа.

Зөһрә ИСЛАМОВА.
Илеш районы, Бишкурай авылы.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: