+19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылу
VK
OK
Telegram
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Мәгариф
16 Май 2022, 16:15
Балаларның җәйге ялы буенча сорауларыгыз бармы?
Аларны бүген БСТ телеканалының туры эфирында бирә алачаксыз.
Балаларның җәйге ялы буенча сорауларыгыз бармы?
Җәй әти-әниләр өчен отпуск чоры булса, балалар, гадәттә, лагерьларда ял итә. Балалар лагерена юлламаны ничек сайларга? Гаиләнең ялы файдалы да, хәвефсез дә һәм кесәгә дә сукмаслык итеп үтсен өчен аны ничек планлаштырырга? Балалар ялы өчен кэшбек программасы ничек эшли? Без җәйге сәламәтләндерү сезонына ничек әзерләнәбез һәм лагерьларда балаларның хәвефсезлеген ничек тәэмин итәләр? Җәен шәһәрдә баланың ялын ничек оештырырга?
Шушы һәм башка сорауларга БСТ телеканалының туры эфирында профильле министрлар һәм башка кунаклар җавап бирәчәк.
БСТ телеканалында һәм социаль челтәрләрдә эфирны карарга онытмагыз:
Республика белән идарә итү үзәге:
https://vk.com/tsur_bashkortostan
Башкортстан Хөкүмәте:
https://vk.com/bashkortostan_gov
Трансляцияне карарга һәм комментарийларда үз сорауларыгызны монда бирергә мөмкин:
https://vk.com/wall-27097047_293801
Туры эфир бүген, 16 майда, 19: 00 сәгатьтә башлана.
Фото: stranao3.ru
Автор:
Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: