+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
16 Май 2022, 17:15

Өч укучыбыз җиңү яулады

Казанда “Русия укучысы-2022” дигән талант, патриотизм һәм мәдәният милли фестивале узды.

Өч укучыбыз җиңү яулады
Өч укучыбыз җиңү яулады

Конкурс беренче тапкыр оештырылды. Анда илнең төрле төбәкләреннән төрле яшь категорияләрендә 40 мәктәп укучысы катнашты. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

“Башкортстан миссы” модель агентлыгы җитәкчесе Луиза Закирҗанова белдерүенчә, милли костюмнар конкурсы иң әһәмиятлеләрдән санала, аның кысаларында төбәкләрнең атрибутикасы белән күргәзмә, талантлар шоуы, кичке күлмәкләрдә дефиле оештырылган. Шулай ук, конкурсантлар спорт этабы, тест үткән, диктант язган һәм интервью биргән.

Конкурсның иң чагу мизгелләренең берсе – мәктәп формасында дефиле. Анда Башкортстаннан килгән катнашучылар аеруча аерылып торды. Безнең делегация өчен мәктәп формасын “Агыйдел” оешмасы тәкъдим итте. Республикадан өч укучы — “Башкортстанның нәни гүзәле” матурлык һәм талант конкурсы җиңүчеләре, ”MissBash models " агентлыгы модельләре тәкъдим итте.

Өлкән категориядә – София Карпова. Аңа 16 яшь, ул Уфа шәһәренең 39нчы гимназиясендә 10нчы сыйныфта укый. Урта яшьтәгеләр категориясендә таҗ өчен Ангелина Фәсхиева көрәште. Ангелинага 11 яшь, ул Уфа шәһәренең 86нчы гимназиясенең 5нче сыйныфында укый. Кечкенәләр категориясендә Иглин 2нче мәктәбенең 4нче сыйныф укучысы 10 яшьлек Екатерина Дульдий катнашты.

Конкурс нәтиҗәләре буенча София Карпова һәм Екатерина Дульдий үз яшендәгеләр категориясендә – Гран-при яулады, ә Ангелина Фәсхиева Русиянең 1нче вице-укучысы булды.

 
Фото: bashinform.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: