+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
16 Май 2022, 13:57

Уку йортларында бюджет урыннары арта

Чит төбәккә белем алырга китүче яшьләр саны кыскара.

Уку йортларында бюджет урыннары арта
Уку йортларында бюджет урыннары арта

"Русия Хөкүмәте белән планлы эш безнең вузларда бюджет урыннары санын арттыруга китерә. Без иң яхшы укучыларыбызның республика университетларына укырга керүенә омтылабыз. 2018-19 уку елында Башкортстанның югары уку йортларында 9992 бюджет урыны булса, киләсе, 2023-24 елларда безгә инде 13 749 урын бүлеп бирелгән, ягъни 1,5 тапкырга күбрәк.

Аеруча мәгариф һәм педагогика фәннәре; клиник медицина; гамәли геология, тау эше, нефть-газ эше һәм геодезия; машина төзелеше; информатика һәм исәпләү техникасы юнәлешенә урыннар күп.

Евразия фәнни-мәгариф үзәге кысаларында без югары уку йортларында һәм академик учреждениеләрдә фәнни лабораторияләрне һәм фәнни тикшеренүләрне үстерү буенча эшне көчәйттек. Берьюлы өч югары уку йорты: Уфа фән һәм техника университеты (Берләшкән БашДУ һәм УДАТУ), Уфа нефть һәм медицина университетлары "Приоритет 2030" федераль программасына керде.

Бу гамәлләрнең барысы да Башкортстанда югары белем һәм фәннең яшьләр өчен дә, башка төбәкләрдән килгән балалар өчен дә кызыклы булуына китерә. Үткән ел нәтиҗәләре буенча (2000 елдан бирле беренче тапкыр) без мәгариф миграциясенең уңай сальдосын теркибез. Безнең республикага белем алырга килгән кешеләр китүчеләргә караганда 3024 кешегә күбрәк", - дип язган бүген социаль челтәрләрдә республика Башлыгы Радий Хәбиров.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: