+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
16 Май 2022, 21:42

Яшьләргә зур мөмкинлекләр ачыла

"Зур тәнәфес" Бөтенруия конкурсына Башкортстаннан 40 меңгә якын мәктәп укучысы гариза биргән.

Яшьләргә зур мөмкинлекләр ачыла
Яшьләргә зур мөмкинлекләр ачыла

Башкортстан үсмерләре әлеге конкурста өченче ел рәттән катнаша. Бер ел элек конкурска безнең республикадан 10 641 укучы гариза бирсә, быел 16 майга 5-7нче сыйныфларда белем алучы 22 мең укучы һәм 8-10нчы классларда белем алучы 18 меңнән артык укучы үз гаризаларын юллаган.

Исегезгә төшерәбез: анда 5-10нчы сыйныф укучылары, шулай 1-3нче курста укучы колледж студентлары катнаша. Сүз Русия турында гына түгел, чит ил укучылары турында да бара. "Зур тәнәфес" конкурсы "Русия - мөмкинлекләр иле" Президент платформасына керә.

Быел конкурсантлар 12 тематик юнәлештә катнаша ала: фән һәм технологияләр, сәнгать һәм иҗат, журналистика һәм заманча медиа, волонтерлык, тарихи хәтер, сәламәт яшәү рәвеше, экология, урбанистика, сәяхәт һәм туризм, белем бирү технологияләрен үстерү, яшьләр эшкуарлыгы, дәүләт оборонасы һәм хәвефсезлек.

Катнашучыларны теркәү 10 июньгә кадәр bolshayaperemena.online платформасында уза. Җиңүчеләр "Артек" халыкара үзәгенә юлламалар, Санкт-Петербургтан Владивостокка кадәр сәяхәт, акчалата премияләр һәм стартапны башлап җибәрү өчен грантлар алачак. "Артек"та финал 26-31 июльдә узачак.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: